Төзелеш бәясен киметергә, йортлар төзүдә заманча технологияләрдән күбрәк файдаланырга, компанияләрнең төзелеш базарына керү юлларын гадиләштерергә кирәк. Болар барысы да ипотека хакын арзанайтырга тиеш. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәт утырышында шулай дип белдергән. Илебездә ипотека бик кыйммәт, аның ставкасы 8 проценттан кимрәк булырга тиеш. Ипотека хакын арзанайту өчен нишләргә? «Беренчедән – банкларның ставканы үстерү мөмкинлекләрен бетерергә», – дигән ул. Аның әйтүенчә, торак төзү өчен буш торучы җир биләмәләрен күбрәк эшкә җигү дә бик кирәк.
Үзәк банкта билгеләп үтелгәнчә, ипотека буенча ставкалар, моңарчы күрелмәгәнчә кимеп, 9 процент калган. Үзәк банк алга таба да ипотека ставкалары арзанаюын көтә.