Алимент түләмәгән өчен – төрмәгә

Минзәләдә яшәүче 45 яшьлек бер ир-ат алимент түләмәгән өчен дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хезмәт хакының дүрттән бер өлешен алимент рәвешендә күчереп барырга тиеш булган ул. Әмма узган ел августтан ноябрьгә кадәр баласын карауга акчалата ярдәм итү турында уйлап та карамаган. Шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган. Тик шуннан соң да үзенә тиешле нәтиҗә ясамаган. Алимент буенча җыелган бурычы 665 мең сумнан артып киткәч, суд җавапсыз ирне дүрт айга гомуми режимдагы колониягә җибәрү турында карар чыгарган. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда суд приставлары алиментлар буенча 445 миллион сум бурыч түләткән. Алимент түләүдән качып йөрүче 3 меңнән артыграк кешегә административ җәза бирелгән, ягъни алар штраф түләп котылган, ә бер меңгә якыны җинаять җаваплылыгына тартылган. Гомумән алганда, бүгенгә Татарстанда алимент буенча җыелган бурыч 2,6 миллиард сум тәшкил итә.


Фикер өстәү