Гамил Әсхәдулла яңа программалары турында: «Үзгәреш юк, яңалык җитәрлек»

«Мунча ташы» 14–23 февральдә «Мунча ташы» татар халык эстрада театры Казан тамашачысына «Кырыкта да кызыкта» дип исемләнгән яңа программасын тәкъдим итәчәк. Тамашачы күңелен гел көтелмәгән образлар белән беррәттән, халык яратып өлгергәннәре дә  күрәчәк, дип программаның серләре белән уртаклашты театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла.

– Быел да үзебезнең стильгә тугры калачакбыз. Аяк астында яткан көндәлек проблемалар юмор призмасы аша күрсәтеләчәк. Аеруча ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә басым ясадык. Ел саен, мәзәкләребез, миниатюраларыбыз халыкка аңлаешлы булсын, дип тырышабыз. Кыскасы, глобаль үзгәрешләр булмаса да, яңалыклар җитәрлек, – ди Гамил абый.

«Мунча ташы»на килгән тамашачының: «Бу сезон узган елгысыннан уңышлырак булды», – дип кайтып китүен искәртте театр җитәкчесе. Тамашаларын даими карап баручылар фикере бу. Билгеле, тәнкыйтьсез дә булмаган инде. Бөтен тамашачыга да ошап бетеп булмый, һәркем юморны үзенчә аңлый, ә кемдер, гомумән, аңламый бит. Гамил абый әнә шул фикердә.

Быел исә «Мунча ташы» тамашачысын юморлы музыкаль номерлар белән шаккатырмакчы була. Популяр музыкантлар катнашуы турында да әйтте Гамил Әсхәдулла:

– Монысы сюрпризларның берсе булачак. Кемнәр икәнен тамашага килгәч белерсез. Моннан тыш, Рамил Әсхәдуллин да үз җырларын бүләк итәчәк.

Сүз уңаеннан, «Мунча ташы» эстрада театры быел эшчәнлегенең 40 еллыгын билгеләп үтә. Шушы еллар эчендә халык мәхәббәтен яулый алган образлар быелгы программада да чыгыш ясаячак. Актерлар составында үзгәрешләр булмаса да, күпләрен бөтенләй көтелмәгән рольләрдә күреп булачак. Киемнәр һәм декорациягә дә басым көчле быел, ди театр җитәкчесе.

Тагын бер яңалык – яшь чикләвенең үзгәрүе. Быел ул 6+ булачак, дип сөйләде Гамил абый:

– Безнең тамашаларга балалар бик еш йөри. Быел моны да игътибарга алырга булдык һәм яшь чикләвен үзгәрттек. Билгеле, миниатюралар язганда бу исәпкә алынды.

Яңа программаның барлык серләрен дә чишмәде Гамил абый. Көндәлек ыгы-зыгыдан ял итәргә теләүчеләрне көтеп калабыз, дип кенә өстәде.

Лилия Гыймазова 


Фикер өстәү