Путин һәм Кадыров проспектын урыйм дисәң

Исеменә күрә җисеме… Туры килми икән. Чечня республикасы Грозный шәһәренә аяк басканда шомланмадыңмы, дигән сорауга, юк, дип җавап бирсәм, алдакчы булыр идем. Әлбәттә, мин монда хәл-әхвәлнең тыныч, дөньяларның имин икәнен белә идем үзе. Әмма татарлык бит – тотып карамый, үз күзем белән күрмичә… Алга йөгереп шундук әйтеп куюым да мәслихәт булыр – шомланырлык, шикләнерлек монда бернәрсә дә юк.

Икенче Дубай

Гарәп Әмирлекләре, андагы матурлык-чисталыкка мөкиббән кеше буларак, Грозный турында “икенче Дубай” сүзен ишетү – җанга сарылган беренче ак май булгандыр. Аэропорттан чыгып, төнге шәһәр буенча машинада җилдертүгә мине әлеге халәт тулаем чорнап алды: шәһәр, чыннан да, Дубайның кече туганына бик охшаш. Болытларга ашкан биек биналар, архитектураның яңа заман карашы, шәһәрнең кыл уртасындагы мәчеттән колакны иркәләүче азан (ул якын-тирә берничә өйгә генә ишетелмичә, бар шәһәрне колачлап ала шикелле. “Чечня Йөрәге” дип аталган бу осман архитектура бинасының нурлылыгын аңлатып бетерә торган түгел. 2008 елда төзелеше тәмамланган әлеге мәчет – чыннан да, шәһәрнең йөрәк тибеше белән бер). Һәм юллааар… Алар бар җирдә дә шулай төзек һәм матур булырга тиеш бит, име?..

“Ә диңгезләре кайда?”

Гыйнвар башы – Россиядә килеш плюс 7–10 градусны күз алдыгызга китерәсезме? Грозный безне шундый һава торышы белән каршылады. Кечкенә кызым Әминә, урамга чыгып йөри, җирле атмосферага өйрәнә башлагач, сорап куясы итте: “Бу матур ял итү урыны, әнием, ә диңгезләре кайда соң инде?” Бала күзлегеннән шәһәргә, яшәгән тирәлеккә үзенә күрә бер бәя-нәтиҗә дә сипләнде: ялдагыча матур һәм чиста, кояш, диңгез генә җитенкерәми…

Чисталык. Әгәр шәһәрнең кыл уртасы икән – монда, чыннан да, бик чиста. Чак кына кырый-кырыйга китсәң – юлларны шампуньлап юалар, дип әйтеп булмый. Шулай ук чүп савытлары да табам димә – кулдагы чүп белән үзәккә кадәр тәпиләвең дә бик мөмкин. Әмма аңа карап, җирдә, асфальтта аунап яткан тәмәке төпчекләре, кәгазь кисәкләренә тап булам димә. Сәгать иртәнге биштә-алтыда чыксаң, чүп капчыгы тоткан апаң инде эшен тәмамлап, өенә чәйгә кайтып барган була. Һәм, әйе, – ул сине елмаеп сәламләргә дә онытмаячак.

Син кемнең баласы?

Авылда “Сельпо” кибетендә чиратта торганны хәтерлисезме? Өстәл өстенә пакетка үлчәнеп куелган шакмак-шакмак ирислар, лимон тәме килгән, шикәр комына тәгәрәтелгән шар кәнфитләр, килолап үлчәнгән сохари-печеньелар… һәм метр ярымга җитмәгән буең белән син. Өйдән әбекәй белән бабакаең биреп җибәргән тиенле акчаны учлап, тәмлүшкәләрне иснәштереп, алда торган апаларның кирәкле ризыкларны сайлап, чүпрәк капчыкларына салганын сабыр гына көтеп торасың. Шулчак берәрсе, синең уңга-сулга борылып, иснәштереп торган борыныңа игътибар итеп булса кирәк: “Син кемнең кызы?” – дип сорап куя. Бу инде “исәнме”не дә, “ни кирәк”не дә аңлата, тиз генә нәсел-нәсәбеңне дә барлап чыгу дигән сүз. Син кемнең оныгы, кемнең кызы, кемгә охшавыңны чатнатып әйтеп бирергә тиешсең. Шунда берәрсе башыңнан сыйпап, әниең-әтиеңнең классташларын, аларның ата-анасын сөйләргә керешә… Син аларның берсен дә ничирта белмисең – әмма бу урында барыбер апаларны-әбиләрне бүлдерми, елмаеп тыңлап торасың (авыл университеты!)…

Грозныйда минем иң беренче тоемлавымны “зеңләткән” нәрсә шул булгандыр: монда беркем дә, беркемгә дә “сез” дип дәшеп тәрбиялелеген исбатлап маташмый. “Сиңа ни кирәк?” башта колакны ярса да (кырыкка якынлашкан хатын юкса үземчә, “Сельпо” кибетендәге өч чәче дүрт якка тырпайган бала-чага түгел), ике-өч көннән шундый ияләштем ки: ясалма төчеләнү юк икән бит монда. Һәм баста. “Гафу итегез”, “алмассызмы икән”, “бирмәссезме икән”нәр юк – туп-турыга: “алып куй”, “тегеләйрәк кит”, “биш тәңкә бир әле – кырык бишеңне илле итеп бирәм”.

Шалт – гадилек. Артык яхшыатланып тору, сезләп-безләп маташмасалар да – дорфалык түгел бу. Шуңадыр, “син кемнең кызы” – Әминә үзенең дөнья күчәре икәнен бик тиз белеп алды – кибет-мазарга керсәк, ике бит алмасын чеметкәләп, башын сыйпап, йә сагыз, йә чупа-чупс тоттырачакларын тәгаен белә бит чукынчык.

Гадилек монда җылылык белән янәшә дип тә өстимдер –  14 яшькә кадәр һәр бала – бала икән. Зур үстең, дигән сүзләр, кырын карашлар юк – шул яшенә кадәр бала ничек тели шулай киенә, батутта ике-дүрт яшьлекләр янәшәсендә (миннән дә дастыенрак егет-кызлар дисәм дә була) тузан дулата ала. Бусына әле ияләндем дип әйтә алмыйм – ияләнеп киләбез. Әлеге “өлкән балалык” турында алар аңлатма да бирә ала – безгә билгеле бәгъзе вакыйгалардан соң алар балаларның “кисеп алынган” балачакларын шул рәвешле компенсацияли. Мәктәптә балалар җиденче-сигезенче сыйныфка кадәр Кыш бабайның баллы күчтәнәченә дә лаеклы…

“Бездә җәй тормыш төнлә кайный”

Гарәп Әмирлекләренә охшаш тагын бер як – ул һава торышыдыр. Монда гыйнвар – бездәге җылы язны хәтерләтә дисәң дә була. Төннәрен температура минус бер булгаласа да, көндезләрен андый һава торышы, җыеп әйткәндә, бер атнага туладыр. Гадәттә 2–4 градус, диделәр. Без килгәч, кар да яуды. Яуды, дип, ява тора – эри тора инде. Әмма җирле балалар Мәрьямнән карлы таудан шуу, кар бабайлар ясау турында кат-кат сораштырды инде. Аларда кар  тау башларында гына. Томан булмаса – әлеге шәһәр эченнән дә таулар күренеп тора: биек-мәгърур Кавказ таулары, түбәсендә ак бүрек – ак кар. Аларын  якыннан татарларча тотып карарга өлгермәдем әле.

Ике-дүрт градус дигәнем исә бер дә комфорт нәрсә булмады үзе – әллә безнең өчен ул, әллә акклиматизация булды шунда: туңып йөрдек. Көне салкын түгел, әмма дымлы. Җирле халыкның киенүенә карап бер нәрсә дә аңлыйм димә: тәрәзәдән урамга баксаң, кемдер чәшке тун кигән, аякларында – шлепка яисә балетка, кемдер күн курткадан, кемдер – пуховик, кем – пәлтәдән… Мәрьям эче флис джинсы киеп, шарф бәйләп, башлык өстеннән капюшонын киеп кайта, янәшәдәге Самира исемле классташы – капрон колготки, җәйге туфли, муен шар ачык, башта яулык, куртка эләктерелмәгән. Гыйнвар ахыры – февраль башында җитәрәк җылынып беттек –  температура 9–13 градус, кояш, күзне ачам димә… Тоемлау буенча миңа җылы сентябрь ахыры кебек инде.

Ә апрель-майдан монда тулаем җылылык урнаша, ә җәйләрен түзеп булмаслык эссе, дип сөендерделәр. Җәйләрен температура 35–40 градус була ди, шәһәр ул вакытта төннәрен яши – көндезләрен кондиционер астында гомер итәбез, дип кеткелдәде тырнак ясаган мастерым. Җылынабыз икән, мәйтәм… Ә Әминә сораган диңгез монда юк – Дагыстанның Каспий диңгезе яисә Сочиның “кара суы”на барсаң гына. Машина белән инде – ие, ие…

Хатын-кыз чалбар кими

Менә бу кагыйдәне мыекка ныклап чорныйсы икән – монда хатын-кызның чалбар киеп йөрүе каралмаган. Тыелган дисәң дә ярыйдыр – алар спорт костюмнарын табигатькә чыкканда һәм ирләре компаниясендә булганда гына кия. Җирле булмаганнар, шул исәптән мин дә, кими калмый инде (киң тегелешле спорт костюмыннан йөрдем салкынча көннәрдә), аларга андый нәфрәт белән караучылар юк. Ә итәк-күлмәкне кем ничек тели шулай кия дисәм, алдашмам: кемнеңдер ул җирдән үк сөйрәлә, кемнең тездән түбән, кемнең – тездән, кемнеке капчык төсле киң тегелешле, кемнекедер, гәүдәнең бөтен уемтыкларын ассызыклаган лапша-күлмәк, итәк.

Яулык белән дә шул ук. Ул һәркемдә бар, әмма кулланышы гына төрле-төрле. Кемнеңдер ул муенында ята, чәч тараулы, кемнеңдер баш түбәсенә артка яисә алга бәйләнгән – чәч алдан да, арттан да ачык, кемдәдер – маңгайдан ук, берни күренмәслек, мөселманча хиджаб итеп бәйләнгән. Һәркемнең үз ирке, үз гаилә кагыйдәләре, дип аңлатылды.

Хатын-кызларның эшләү, белем алулары да шушы ук юнәлештән: ире рөхсәт бирми икән, хатын-кыз эшкә чыга алмый. Әмма әлеге “кысу” бүгенге заманда актуальлеген югалта бара, эшләмәгән хатыннар бик сирәк, дип аңлаттылар үзләре. Хезмәт күрсәтү, сәүдә, укыту, спорт-җитәкчелек тармагында да хатын-кызлар җитәрлек.  Үзенең матурлык салоннарын, сәүдә нокталарын тоткан хатын-кызлар да шактый. Әлеге матурлык тармагы турында аерым язарлык – безнең борынга чиртердәй яклары шактый…

Акрын кирәк, ипләп кирәк

Шәһәр артык зур булмаса да, 302 меңләп кеше яшәүче Грозный тәмле кухнялы ресторан-кафеларга бик бай: шәһәр үзәгендәге Путин һәм Кадыров проспекты, җәяүлеләр урамы – Әсәмбаев бульварында (болар мин йөреп чыкканнары дип тәгаенлик) алар шактый. Спиртлы эчемлекләр кибетләрдә дә, рестораннарда да юк – әмма аңа карап халык алардан өзелеп тормый. Алдан өстәлгә бронь алып куймасаң, кичләрен аеруча иркенләп кереп утырам димә. Бәяләр тешләшми, диимме – безнекеләрдән артык та, ким дә түгел.

Җирле кухня, алар кызыктырган бик кызыклы традицияләргә бай чечен туе (озакламыйм күрермен дип өметләнәм), таулар-авылларга сәяхәт, авыллардагы кәсепләр – алары аерым бер китап язарлык.

Күзгә ташланган тагын бер аерма белән сәяхәтнамәмне төгәллимдер дә. Монда тормыш Казандагы шикелле кирәгеннән артык кызу, ясалма көчәнешле түгел: салмак кирәк, ипләп кирәк, өлгермәсәң – көтеп тора. Ыжгырып торган ут янган күзләр, иртә таңнан бар дөньясына ачулылар аз, теләсә кайсы җирдә, син балалы яисә нибары – хатын-кыз икәнсең – юл куялар, уздыралар, каршы бер сүз әйтмиләр. Хатын-кызга аерым бер хөрмәт һәм “поблажка” каралган. Лифтлар ниндидер катта туктый икән – синең яныңа бернинди чит-ят ир кереп басмый – ул икенче кат лифтның урап килгәнен көтеп, үз этажында басып калачак. Бөтен җирдә ишек ачып кертүләр, тиешле акчаны биргәндә дә – акча тәлинкәсе тормый икән, ялгыш та кулыңа орынып китү юк. Әмма ләкин “сез” юк инде – “син” вә “син” генә…

Мәктәптән дә балалар көне буе укып, эт булган кыяфәттә чыкмый – ишек төбендә директор яисә завуч озатып басып кала: башыңа ки, курткаңны эләктер, дип тә өсти, кочаклап озатып кала. Эткәләшү-төрткәләшү, акыру-бакырулар, ыжгырганлык юк. Читтән килгәннәрне кочак җәеп каршы алу, мөселман кардәшлеккә хәерһахлылык искитмәле. Балаларның күзләре ут яна, иреннәрендә – елмаю… Хәер, бусы турында да иркенләбрәк бер сөйләрмен әле.

Ә әлегә  сәлам сиңа, нурлы, кайнап яшәр ялт-йолт Казаным!..

Гөлнара Җәлилова


Фикер өстәү