“Жди меня” тапшыруында ниләр бар?

2019 елның 4 октябрь санында  Казахстаннан Осланов Нурболатның Татарстаннан Әфганстанда бергә хезмәт иткән дусты Равил Мингалиевны эзләве турында игълан басылган иде.  Алар, засадага эләгеп, яраланганнар. Шуннан соң Равилне госпитальгә җибәргәннәр. Шулай итеп, элемтәләр өзелгән.

Беренче булып безгә Равилнең сеңлесе, матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәттәшебез Гөлнур Шәрәфиева шалтыратты. Ул абыйсының бик шатланганын әйтте. “Авылда газетаны  кулдан-кулга йөрттеләр, тын гына яшәп яткан халыкны кузгатып җибәрерлек вакыйга булды бу”, – дип сөйләде. Равил абый белән дә элемтәгә кердек. Яраланганнан соң аны Ташкенттагы госпитальдә дәвалаганнар.  Аннан ял итәргә җибәргәннәр.  Отпусктан соң    Ташкентта  инструктор булып хезмәт иткән. Әфганстанга чыгармаганнар. “Бик кешелекле егет иде. Яхшы яктан гына искә алырлык”, – диде ул Нурболат турында.

Декабрь аенда Равил абый хезмәттәше белән очрашып кайтты. 21 февральдә  аларны “Жди меня” тапшыруында күреп булачак.

Бу очрашу хакында үзе менә ниләр сөйләде. “Башта өебезгә Мәскәүдән, “Жди меня” программасыннан операторлар килде.  Хезмәт иткән еллар  турында сораштылар, Нурболат турында сөйләттеләр, көнкүрешебезне, гаиләбезне төшерделәр. Ике сәгатьләп шулай гәпләшеп утырдык. Аннан Мәскәүгә очрашуга чакырдылар. Мин шунда ук ризалаштым. “Үзем генә бара алмыйм. Җәй көне аягымны сындырган идем. Авыртып тора.  Хатыным Рузия белән барырга туры килә инде”, — дигән идем, шаккаттым. “Хатыныгызга да билет алып бирәбез”, – диләр. Югыйсә,  үземнең дә бушлай бару турында  башыма да кереп карамаган иде. Сүзләрендә тордылар: икебезгә дә электрон билет җибәрделәр. Мәскәүдә вокзалда каршы алдылар, кунакханәгә алып барып урнаштырдылар.  Ашау-эчүләр дә бушка булды. Ул көнне хатыным белән Мәскәү буйлап сәяхәт иттек. Икенче көнне сәгать 10 да төшерү  эшләре башланды.  Кристина исемле кыз  каршы алды. Кеше бик күп иде.  Һәр  очрашуга 15 минут тирәсе вакыт бирделәр. Мин башта эчтә экраннан гына күзәтеп утырдым. Нурболатны студиягә чыгарып сөйләттеләр. Аннан соң гына мине чакырдылар. Шунда беренче тапкыр Нурболат белән күрештек. Шатлыгыбызга чик-чама булмады. Нәрсә дисәң дә, кайчандыр үлем янәшәсендә йөрелгән бит. Икебез дә исән-сау, Аллага шөкер. Төшерү эшләре тәмамланганнан соң,  өчәүләп Мәскәү карарга киттек. Аерылышасы да килмәде.  Шуннан бирле көн саен диярлек шалтыратышып торабыз. Әле кичә сөйләшкән идек. Аларда да кар ява икән. Кунакка чакырган идем. Башта үзегез килегез әле, ди. Алар Астанадан 50 чакрым ераклыктагы бер авылда яшиләр. Ике кызым, оныгым бар, дип сөйләде. Әти-әнисе дә, шөкер, исән-саулар. 63 ел бергә яшиләр икән инде. Гаиләдә 11 бала үскәннәр. Нурболат, мин алтынчы бала, алтын уртаклыкта туганмын, дип сөйли иде.  Исән-сау булсак, барырга дип уйлап торабыз әле. Бик күрәсе килә.

Сезгә дә бик зур рәхмәт. “Ватаным Татарстан” булмаса, бу очрашу турында хәтта уйлыйсы да юк иде. Сезнең ярдәм белән хезмәттәшем белән дә очраштым, бушлай Мәскәүне дә күреп кайттык.  Хәзер инде Казахстанга юлга чыгарга әзерләнәбез”.

Равил Мингалиев бу сүзләрне сөенеч тулы көр күңел белән сөйләде. Шулай булмый ни, гаиләсендә дә тәртип, шөкер. Олы улы Рузил тормыш корып җибәргән. Кызы Зәринә  стоматолог һөнәре алырга җыена, дүртенче курста укый. Әнисе юлыннан киткән. Рузия хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Равил үзе агропаркта – эретеп ябыштыручы. Аягым төзәлеп килә инде, эшкә җыенам, диде.

Яңа очрашулар турында хәл-әхвәл белешеп, хәбәрләшеп торырга сүз куештык.


Фикер өстәү