Апаста эшмәкәрләр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар алды

Апас районында җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Әлеге хокукка “Вкусный хлеб”, “Апас икмәге”, “Рассвет” оешмалары һәм шәхси эшмәкәр Гөлүсә Нургалиева, үзмәшгуль Флёра Илгамова лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотип товарның сыйфатын гарантияли һәм республикабызның тарихын искәртә.


“Апас икмәге” оешмасы бүгенге көндә 28 төрдә икмәк-булка, кондитер әйберләре җитештерә. Соңгы елларда алар җитештергән азык-төлек республика буенча беренче дәрәҗә Дипломнарга лаек була, мармелад һәм токмач “100 иң яхшы товар“ исемлегенә кергән. Хәләл иттән ясалган пилмән, шулай ук пироглар, рулетлар пешереп халыкка тәкъдим итәләр. Төргәкләнгән һәр товарга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан наклейкалар ябыштырыла. Бу хакта үзәк икмәк пешерү комбинатының хисапчысы Эльвира Абдулова сөйләде.

Гөлүсә Нургалиева җитештерү тармагында 2002 елдан бирле эшли. Алар тарафыннан җитештерелгән азык-төлек тә махсус тамгаларга ия булачак.

“Халыкка кулдан эшләнгән кондитер, икмәк ризыкларын тәкъдим итәбез. Өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк кебек милли ашларга өстенлек зур. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да үзгәреш кертергә тырыштык“, – ди Гөлүсә Нургалиева.

Фердинанд Яруллин эшчәнлеген Каратун станциясендә алып бара. Эшне 2015 елда башлаган.
“Вкусный хлеб”та 28 төрле азык-төлек җитештерәбез. Оешмабызда 25 кеше эшли. Товарыбыз эре сәүдә нокталарына да керде. 4 районга хезмәт күрсәтәбез. Район башлыгы тарафыннан Сертификат безнең оешмага да бирелде. Азык-төлекләребезгә ТАССРның 100 еллыгы логотибын куябыз“, – диде Фердинанд Яруллин.

Апаста яшәүче Флера Илгамова 37 елдан бирле азык җитештерү өлкәсендә эшли. Нинди генә тәмле камыр ашлары пешерми ул. Хәзер аның да ризыклары республикабызга карата патриотлык хисләре уята.

Аида Зәйнуллина җитәкчелегендәге “Рассвет“ оешмасында 20 кеше хезмәт итә. Алар да үзләре җитештергән төргәкле товарларны ТАССРның 100 еллыгы логотибы белән бизи.

Апаста яшәүче Роза апа Харрасова районда җитештерелгән азык-төлеккә өстенлек бирә.
“Яңа гына пешкән икмәкне яратам. Токмач, кисельләрне дә үзебезнекен алырга тырышам. Тышындагы үзгәрешне дә бик тиз күреп алдым“, – ди ул.

 

“Апастово-информ“

 

 

 

 


Фикер өстәү