Ялларда Татарстанда кар яварга мөмкин

Булачак ялларда республикада һава торышы әллә ни үзгәрмиячәк. Шимбә урыны белән кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә, 15 февральдә, төнлә һава температурасы -9…-15 градус, ә көндез -4…-9 градус булачак. Якшәмбе, төнлә аязганда һава температурасы -19 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе, 16 февральдә, көндез температура -2…-7 градус булыр дип көтелә.

Дүшәмбе, 17 февральдә, республика төньяк атлантик циклон йогынтысында бирешәчәк. Урыны белән бераз кар явачак, көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, көнчыгыш районнарда -14 градус булачак. Көндез температура -4…+1 градус булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү