Теләче районы башлыгы: быел безнекеләргә авыр булачак

415 көрәшче һәм 51 команда. Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе әнә шул кадәр халыкны җыйды. Биектау әлеге турнирны өченче мәртәбә кабул итә.

Җәлил бәйгесе башка ярышлардан кайсы ягы белән аерыла? Һәр көрәшченең үз җавабы булыр. Истә калган җиңүләр, үкенечле җиңелүләр барысына да таныш. Төп үзенчәлек исә тарихка бәйле. Узган гасырның 60 нчы елларыннан бирле үткәрелүче бәйге батырларга да, тамашачыга да тарих сәхифәләрен барларга ярдәм итә. Җитмәсә, быелгы ярыш Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерләнгән көннәрдә уза. Ачылу тантанасы алдыннан Кариев театры артистлары ярдәме белән Муса Җәлилнең тормышы, язмышы, шигырьләре аша тарихны искә алдык. Безнең бәйгенең әнә шундый мәгънәсе дә бар. Җәлилне, башка батырларыбызны белсәк, келәмдәге батырларны да зурлый алырбыз.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исә бәйгегә килгән барлык егетләрне дә җиңүче дип игълан итте. Чөнки барысы да – үз төбәкләрендә бил алышып, җиңү яулап килгән көрәшчеләр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе президиумы башлыгы Марат Әхмәтов турнирдагы иң кадерле, иң дәрәҗәле кунаклар дип татар көрәше легендалары Рәшит Сәмигуллин, Рәкыйп Хәмитов, Габбас Әхмәдиев, Фазыл Әхмәтҗановны атады.

https://vatantat.ru/2020/02/vt-oeshtyrgan-k%d3%a9r%d3%99sh-turnirynnan-fotolar/

– Халык мәхәббәтен яулап, татарны горур һәм көчле милләт итеп күрсәткән егетләребез, – диде ул. – Биектау районына, бәйгенең тарихын алып барган өчен «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә рәхмәтемне җиткерәм. Күмәк эшебез белән милләтебезне баетабыз. «Татар киләчәктә нишләр?» дигән сорауга җавап мондый: көчле, көрәшле, көрәшче булсак, яшибез, республикабызны күтәрәбез, Татарстаныбызның данын арттырабыз.

Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова исә көрәшне саклау эшен милләт өчен башкарылган хезмәтләрнең берсе дип атады.

– Әмма бер генә проектны да, ярдәм итүчеләр юк икән, тормышка ашыру кыен. Шуңа күрә Татарстанның Спорт министрлыгына, Көрәш федерациясенә, Биектау җирлегенә рәхмәт, – диде ул.

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар татарның тагын бер легендар батыры Данил Галиевны зурлады. Муса Җәлил бәйгесен алты мәртәбә откан пәһлеванның  «Биектау» спорт комплексы алдында урнашкан бюстына чәчәкләр салдылар.

Узган ел командалар ярышын үз тарихларында тәүге мәртәбә Теләче егетләре откан иде. Быел ничек булыр? Бу сорауны районның яңа җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка бирдек.

– Әлбәттә, узган елгы уңышны быел да кабатлыйсы килә. Әмма җиңел булмаячак. Башка командалар да көчле. Шуңа күрә безнекеләр өчлеккә керә алса да, канәгать булачакмын. Уңыш булса, бүләге дә булыр. Анысы әлегә сер булып калсын, – ди ул. – Быел булмаса, җиңүләр киләчәктә булыр. Моның өчен шартлар бар. Үзебезнең көрәшчеләрне читкә җибәрмәскә, эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Әле менә тагын бер ниятебез бар. Теләчедә төньяк районнарның балалар һәм үсмерләр өчен көрәш үзәген оештырасы килә.

Илнар Хөснуллин

 


Фикер өстәү