Бүген Казан Кремлендә Әфганстан хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каһарманнарга дәүләт бүләкләре һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.
«Сез — Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңгән әтиләрнең һәм бабайлар батырлыгының лаеклы дәвамчылары. Бүген без шулай ук бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Аның иҗаты вакытлы кысаларга ия булмаган, үз халкына ихтыяр һәм мәхәббәт көченең сыгылмаслык үрнәге булып хезмәт итә», — диде ул.
ТР Президенты искәрткәнчә, Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 300гә якыны һәлак булган. «Без Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау буенча офицер һәм солдат бурычын үтәгән кешеләр алдында зур бурычлы. Безнең өчен бу битне ил тарихында саклап калу һәм яшь буынга җиткерү мөһим», — диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Руслан Аушев, шулай ук җәмәгать эшлеклесе, Россия Герое Ильяс Дауди «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Моннан тыш, «Дуслык» орденына «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия оешмасы рәисе, Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Борис Громов һәм ТР Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы рәисе, Кызыл Йолдыз Ордены Кавалеры Иван Егоров лаек булды.