Татлы борыч нәзберек кыз кебек | Орлык чәчүнең үзенчәлекләре

Бакчачыларның, ашыга-ашыга, татлы борыч чәчү хәстәрен күреп йөргән көннәре. Бу яшелчәдән башка аш-суны күз алдына китерү кыенрак шул хәзер. Ә инде көзен яшелчәләрне маринадлау-консервлау эшләре бөтенләй дә аннан башка бармый. Тик бу кызыл яисә сары төстәге бакча бизәкләре – шактый ук нәзберек культура. Борычтан әйбәт уңыш җыеп алу өчен, утыртканда нәрсәләргә игътибар итәргә, безнең төбәктә нинди сортлары яхшырак үсә – сүзебез шул хакта.

Дөрес, аны инде гыйнвар ахыры – февраль башында ук чәчеп куйган бакчачылар да бар. Май башында теплицага күчереп утырту өчен. Әмма аны өстәмә яктылык чыганагы – махсус лампалар булганда гына иртә чәчәргә мөмкин. Борыч утыртуның иң кулай вакыты – февраль ахыры. Ник дигәндә, инде көннәр берникадәр озыная, кояш та нурларын ярыйсы ук сибә башлый. Икенчедән, шушы чорда чәчелгән борыч июнь башында туфракка күчереп утырту өчен әзер була. Безнең якларда нәкъ менә шушы вакытта кырау төшү куркынычы бетә һәм бакчачылар, дәррәү килеп, үсентеләрне ачык туфракка утырта башлый.

Шуны белеп тору бик кирәк: безнең якларда борычның иртә өлгерешле сортларын (90–120 көннән соң өлгерә) утырту хәерлерәк. Соң өлгерешлеләре начар үсә һәм кайвакыт уңыш бирергә дә өлгерми кала. Теплица өчен бик иртә утыртучылар гына мондый сортны куллана ала. Аннан килеп, туфракка чәчкәнче, орлыкларын юеш марляга төреп, берәр атна чамасы “борынлату” кирәк. Борыч орлыклары авырлык белән генә тишелә чөнки.

Орлык чәчүнең үзенчәлекләре

Мул уңыш алу өчен борычны вакытында чәчү белән генә эш бетми. Орлыкларны дөрес итеп чәчү дә кирәк. Аның кагыйдәләре болайрак:

* туфрагы йомшак булырга тиеш

* орлыкларның бер төрлерәкләрен – эрерәкләрен генә сайларга һәм берникадәр вакыт алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотарга

* тизрәк тишелсен өчен, орлыкларны юеш марляга төреп, җылырак урынга куярга

* тирәнгә утыртмаска – 1 сантиметр тирәнлеккә төртеп, җиңелчә генә туфрак белән капларга. Чокырчык аралары 2 сантиметрдан артмасын

* чәчкәч, туфрагына су сибәргә. Әмма су орлыкларны аска сөйрәмәсен өчен суны саклык белән бөркегечтән генә бөркергә

Борыч орлыклары 14–20 көннән тишелеп чыгарга тиеш. Шушы вакыт узганнан соң шытымнар күренмәсә, яңа орлыклар чәчәргә кирәк, димәк. Үсентеләр биш сантиметрга үсеп, кимендә дүрт яфрак чыгаргач, тамырларын бик тирәнгә урнаштырмыйча гына аерым савытларга утыртырга кирәк. Туфрагы кипшергән саен бераз су сибеп торырга. Шул ук вакытта күп тә сибәргә ярамый, юкса тамырлары чери башларга мөмкин.

Үсенте сирәкләүне авыррак кичерә. Шуңа күрә аерым савытларга 2–3 орлык төртеп кую яхшырак. Савыт дигәннән, иң әйбәте – торфтан ясалганы. Күчереп утыртканда, мондый үсентене чүлмәктән алып та торасы юк. Туфрак эчендә таркалып, черемәгә әйләнәчәк ул. Тишелгәч, үсентенең ныграгын калдырып, калганнарын йолкып алырга кирәк. Ә инде үсенте бераз күтәрелеп, 5–6 яфрак чыгаргач, очын кайчы белән кисеп алырга. Учарланып үсүе, күбрәк чәчәк атуы өчен шулай эшләнелә.

Даими укучыбыз һәм авторыбыз – Казанда яшәүче Эльмира Исхакова чәчү эшләрен бары тик Ай календаре буенча гына башкара икән. Безгә ул борыч чәчү өчен февраль аеның уңай көннәрен язып җибәргән.

  • 17–20, 24 һәм 25 февраль,
  • 3–6, 17, 18, 22, 27–30 март.

Балык Бистәсендә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Сәвия Галимуллина исә, 20 февральдән соң инде борыч кына түгел, баклажан, помидор чәчүгә дә керешәм, дип язган. “Җылытыла торган теплица булмаганда, борыч һәм баклажанны ашыгып утыртудан мәгънә юк. Бер елны 17 февральдә чәчкән идем, бакчага күчереп утыртканчы, бөреләнеп беттеләр. Ә бу яшелчәнең уңышын нык киметә. Помидорга килсәк, мин болай эшлим: бакчама 20 төп помидор утыртам да, шулар үскәч, очларын кисеп алып, аларын да туфракка төртеп куям. Шул рәвешле 40 төп килеп чыга. Очларын кискәннәренең яннан чыгарган ботаклары галәмәт күп помидор бирә, сабагы да нык була. Кисеп утыртылган очлары да тиз тернәкләнә, нык һәм бик помидорлы була. Ә инде орлык чәчү эшләрен ел саен Ай календаре буенча башкарам.

Помидор чәчү өчен иң кулай көннәр:

  • 19, 20, 25, 28, 29 февраль һәм 1, 4, 5, 6, 13, 14, 18, 22, 27, 28 март.

Баклажан өчен:

  • 20, 21, 22 февраль һәм 15,16,17, 18, 19, 20, 21, 22, 25, 26, 27 март.

Фикер өстәү