Азнакайда төз мәргәннәр ярышында 400 кеше үзен сынап караган

Азнакайда ​​​​​​​«Ворошилов укчысы» призына пневматик мылтыктан ату буенча ярышларда 400дән артык кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ДОСААФ Азнакай бүлеге 9нчы урта мәктәп базасында ветераннар һәм укучылар арасында «Ворошилов укчысы» призына пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар уздырды. Ул быел Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.

Әлеге чарада муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район һәм шәһәр хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, ДОСААФ Азнакай бүлеге рәисе Гәрәй Хәмидуллин, Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, яшь армиячеләр катнашты.


Фикер өстәү