Татарстанда шәхси йортта ис газы белән агуланып, ике ир-ат һәлак булган

Татарстанда ике ир-ат шәхси йортта ис газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 21.05 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Нурлатның Урман урамында шәхси йортта ике кешенең газ белән агулануы турында хәбәр килде.

Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вәкилләре ике ир-атның гәүдәсен табып ала.

Һәлак булганнарның шәхесләре һәм фаҗиганең төгәл сәбәбе билгеләнә. Урында газ хезмәте белгечләре эшли.


Фикер өстәү