Россия Хөкүмәте ана капиталын эскроу-счетка күчерергә рөхсәт итте

Россия Хөкүмәте Ана капиталы акчаларын эскроу-счетка җибәрергә рөхсәт итте. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«Имзаланган карар нигезендә, ана (гаилә) капиталы акчаларын (бер өлеше) торак шартларын яхшыртуга юнәлтү кагыйдәләре буенча, мондый акчаларны эскроу хисабына җибәрү мөмкинлеге билгеләнә», – диелә документка белешмәдә.

Узган елдан Россиядә өлешләп төзүдә катнашканда, махсус эскроу счетларыннан файдаланырга кирәк. Өлешчеләрнең акчалары аларга күчерелә. Төзүче исә банк кредитлары хисабына эшләр башкара.

Ана капиталы программасы Россиядә РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә төзелгән «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аны киңәйтә торган төзәтмәләр пакетын февраль аенда ук кабул итәргә мөмкиннәр. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү