Тукай районының Игенче авылында яңа мәчет ачыла

23 февраль көнне Игенче авылында мәчет ачылу тантанасы үткәреләчәк. Бу хакта район газетасы яза.

Мәчет авыл халкының тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелде. Узган ел районда уздырылган «Чәкчәк бәйрәме»нең игенчелеләргә файдасы зур булды. Анда «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов мәчет төзелешенә акча бирергә вәгъдә итте һәм 150 мең сумны әлеге максатка күчерде.

Мәчет ачылу тантанасына район җитәкчелеге, иганәчеләр һәм авылда яшәүчеләр килер дип көтелә.


Фикер өстәү