Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү эшләре дәвам итә

Татарстан башкаласында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта юл үткәргеч торыгын бетонларга җыеналар. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләр Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисково урамына кадәрге участокта (аның озынлыгы 800 метр тәшкил итә) алып барыла. Биредә 92 эшче һәм 27 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Әлеге участокта ВЛ-110кВ югары вольтлы электр линиясен сүтү, яңгыр канализациясе үткәрү буенча эшләр башкарыла. Шулай ук канализация насос станциясе коеларын, чистарту корылмалары төзү дәвам итә.

Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелешенә дүрт полосалы юл салу да керә. Каршы як хәрәкәте полосалары арасында трамвай юллары өчен 9,5 метр киңлектәге бүлү полосасы да булачак. Тротуарның киңлеге 2-4,5 метр тәшкил итәр дип көтелә. Ферма шоссесы өстендә озынлыгы 110 метрга якын, киңлеге 36 метр булган юл үткәргеч төзеләчәк.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү