«ВТ» уздырган көрәш бәйгесендә катнашучы: «Югалткан алтын медальне 22 ел узгач яуларга насыйп булган икән»

«Кубокны үзебездә калдыру җиңел булмаячак». Газетабыз бәйгесенең беренче көнендә Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов әллә тыйнаклыктан, әллә егетләренә күз тидерүдән куркып, әнә шулай дигән иде. Икенче көнне исә бу район егетләре, ун авырлыкның бишесендә җиңү яулап, Муса Җәлил турнирын өченче мәртәбә отты. Аларның якташы Раил Нургалиев, бу ярышта тугызынчы уңышына ирешеп, Илнар Әхмәтҗанов һәм Ильяс Галимов белән бер сафка басты.

Ак булса – кара кирәк

Биектауда узган һәм быел 51 командадан 415 көрәшчене кабул иткән ярыш шимбә көнне кичкә сәгать дүрт тулгач кына тәмамланды. Ике көн дәвам иткән бәйгеләрнең соңгы елларда бу кадәр озакка сузылганы юк иде. Бил алышучылар да күп, тамашачы да соңгы батыр ачыкланганчы урыныннан кузгалмады. Үзебезчә көрәшәләр, карау ук рәхәт, дип сөенеште җанатарлар. Билгеле булганча, соңгы ике елда көрәш җәмәгатьчелеге яңа кагыйдәләрне кабул итә алмый интекте. Ярышлардан соң халык, җиңүчеләрне олылау түгел, «болай булса кая барып чыгабыз?» дигән сорауга җавап эзләде. Шөкер, узган ел ахырында милли спорт төре өчен җаваплы иптәшләр, артка бер адым ясап, алга бару турында карар чыгарды.

– Һәрбер ятуга кисәтү бирүгә баштан ук каршы булдым. Әмма әйткәч, эшләп карадык. Татар көрәшеннән читкә китә башлаган идек. Кайбер төзәтмәләр белән 2013 елда чыккан кагыйдәләргә кире кайтып, дөрес эшләдек дип уйлыйм, – ди «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесенең баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов. – Бик күп җанатарлар килеп рәхмәт әйтеп китте. Болай булса, көрәшебезнең киләчәге бар, диләр. Көрәш үз халәтенә кайта. Тамашачыга да кызыграк бит. Мондый кагыйдәләр белән кем көчле – шул җиңә. Дәгъва белдерүчеләр дә кимеде.

Дөрес, барысы да тыныч узды әйтү арттыру булыр иде. Хөкемдарлар бераз гына икеләнә калса, җанатарлар һөҗүмгә күчә. Нишләмәк кирәк, һәр якның үз көрәшчесен җиңүче итеп күрәсе килә. Тавыш чыгару, хөкемдарларга кычкыру – бүгенге көрәшнең аерылгысыз бер өлеше. Иң матур өлеше түгел, әмма үзебез нинди – көрәшебез дә шундый инде. Ә хөкемдарлардан беркайчан да канәгать булмаячаклар. Кем әйтмешли, ак булса – кара, кара булса, ак кирәк кешегә.

Беләк көче генә җитми

Көрәш дөньясындагы вакыйгаларны якыннан күзәтеп баручылар хәтерли булыр: моннан биш ел элек Муса Җәлил турнирының язмышы куркыныч астында калды. Әнә шул чакта Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов үз сүзен әйтте: мондый турнирның тарихын өзәргә хакыбыз юк! Бәйгене тиз арада оештырып чыгарга кирәк иде. Бу җаваплылыкны үз өстенә Биектау районы һәм аның башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алды. 2015 елгы ярыш Җәлил бәйгесе тарихында яңа сәхифә буларак истә калды.

Көрәш ярышы очко һәм акча ярышына гына әверелеп калмасын өчен, Муса Җәлил бәйгесен оештыручылар ел саен әлеге турнирда сәнгать бәйрәме дә булсын дип тырыша. Беләк көченә зур игътибар биргән егетләрнең рухлары да бай булсын, газетабыз турнирында чыгыш ясаган көрәшчеләр Җәлилнең батырлыгын да белсен, татарның тарихын онытмасын дип телиләр. Биектауда да шулай булды. Оренбургтан килгән егетләр дә мәшһүр якташлары белән горурланып кайтып киткәндер.

– Бу турнирда беренче генә чыгыш ясавыбыз түгел. Монысында өч егетебез көрәшә. Берсе Әлмәт данын яклый, икенчесе Актаныш өчен тир түгә. Өченчесе Оренбург яклы. Әлеге турнир – иң авыр ярышларның берсе. Биредә бер әйләнеш узу да катлаулы. Безнең егетләр исә бирешми, – ди Оренбург командасының остазы Эдуард Хәләфетдинов. – Мин самбо буенча тренер булып эшлим. Кул астында шөгыльләнүче егетләр арасыннан сайлап алып, кайберләрен көрәшкә чакырам. Шулай итеп, 20ләп кеше җыелдык. Богырыслан каласында шөгыльләнәбез. Узган ел Россия чемпионатында дүрт егетебез призлы урын алган иде. Алардан күреп, яңа егетләр пәйда булыр һәм уңыш тагын да артыр, дип өметләнәм.

22 ел көтелгән медаль

Муса Җәлил турнирын заманында келәмдә ут уйнаткан, хәзер инде тамашачылар арасына күчеп утырган көрәшчеләр дә үз итә. Сәбәбе дә бар. Биредә ветераннар арасында да бәйге оештырыла. Быелгысына келәмгә, яшьләре барса да, рухлары белән егет булып калган биш көрәшче чыгарга җөрьәт итте. Батыр исемен Теләчедән Азат Шәйхетдинов яулады. Бу аның Муса Җәлил турнирында беренче генә җиңүе түгел инде.

– 2000 елда Балтачта узган ярышта Теләче командасы уникенче урынны алган иде. Мин анда үз авырлыгымда чемпион булдым. 1998 елда Чистайда узган турнирда исә гаҗәп хәлләр булды. Мине җиңүче итеп, бүләкләр биреп кайтарып җибәрделәр. Ә Казанга кайткач, финал алышын кабат тикшергәннәр дә, батыр дип Биектаудан Данис Сәлахетдиновны игълан иттеләр. Шул чакта югалткан алтын медальне, 22 ел узгач, ветераннар арасында яуларга насыйп булган икән, – дип искә ала Азат Шәйхетдинов. – Әле келәмнән ерак киткән юк. Узган ел тугам авылымда – Сабадагы Шыңарда узган ел Сабан туе батыры булдым. Җәлил турнирына да егетләр белән бергә әзерләндек. Яшьләр арасына чыксам, бер-ике егетне откан булыр идем.

Раил Ильяс белән янәшә

Азат абыйларының кулы җиңел булды. Биектауда узган турнирда Теләче көрәшчеләре барлыгы биш алтын отты.

60 килолы егетләр ярышында алтын медальне Чаллыдан Ришат Исхаков яулады. Җиңү шатлыгыннан сөнергә дә өлгермәде, тренеры Илнур Хәйбуллин аны чистага алып салды. Соңгы елларда көрәшкә игътибар җитмәүдән интеккән Чаллы егетләре бик шатланды бу вакыйгага. Узган елгы җиңүче Тимур Милютин призерлар арасына да керә алмады. 65леләрдә Илнар Закиров чемпион исемен яулады. Былтыргы чемпион Искәндәр Мортазин – өченче урында. 70 килолы егетләр арасындагы финалда Теләчедән Динар Кәримуллин өстен чыкты. Узган турнир батыры Рөстәм Сәлахов бу ярышны читтә күзәтергә мәҗбүр булды. Егет – армиядә хәрби хезмәттә.

75ләр арасында бу юлы да Теләчедән Артур Зөлкарнәев чемпион исемен яулады. Әмма Әлмәттән Марат Кәримов белән алышлары финалдагы иң кискен очрашуларның берсе булды. Марат оттырды, Артур исә Җәлил турнирындагы җиңүләр санын бишкә җиткерде. 80 килолы егетләр ярышында да былтыргы җиңүче уңышка иреште. Ренас Кәлимулин да Теләче өчен бил алыша, ул да бишенче мәртәбә җиңде. 85тә янә Теләче егетләре тантана итте. Бу юлы уңыш Ранис Галимуллинга елмайды.

90 килолы егетләр ярышын Казаннан Илмир Төхфәтуллин отты. 100леләр арасындагы ярышка исә бу юлы игътибар зуррак булды. Соңгы араларда келәмдә генә түгел, социаль челтәрләрдә дә кирәгеннән артык танылу алган Раил Нургалиевка бу игътибар комачау итмәсме? Биектау батыры «юк» диде һәм Җәлил турнирындагы тугызынчы җиңүен яулады. Хәзер ул – Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов һәм Әлмәттән Ильяс Галимов белән бер сафта. Нургалиев әле мәйданнан китәргә җыенмый. Димәк, киләсе елда ун җиңүле Айдар Хәйретдинов белән тигезләшергә тырышачак. 130 кило авырлыктагы егетләр арасында җиңү бәхете янә Теләчедән Муса Галләмовка тәтеде. Бу – Мусаның Җәлил бәйгесендәге дүртенче җиңүе.  Ә иң дәүләр ярышында Ульян һәм Зәй батыры 188 килолы Сергей Павлик җиңүләр санын алтыга җиткерде.

Павликның ярдәме белән Зәй егетләре командалар арасында өченче булды. Әлмәт көрәшчеләре икенче урынны алды. Теләче командасы исә икенче ел рәттән кубокны үзләренә алып кайтып китте.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


2 фикер

Җавап Отменить ответ