Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте

Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Галиуллин вәкаләтләрен туктатты. Бөгелмә районы советы һәм Шәһәр советының уртак утырышында район башлыгы эшчәнлеген вакытыннан алда туктату турындагы карарны хупладылар. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.

Гадел Галиуллин әлеге вазифада биш елдан артык эшләгән. Башкарма комитетта эшләгәнче, ул Казанда Урман хуҗалыгы министры ярдәмчесе һәм ТР икътисад һәм сәнәгать министрлыгында эшләрне оештыру идарәсе башлыгы булып эшләгән.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Гадел Галиуллинга Бөгелмә районы Башлыгының Рәхмәт хаты, шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Линар Закиров Гадел Рөстәм улына уртак эш өчен рәхмәт белдерде, уңышлар һәм киләчәктә һөнәри үсеш теләгән..

Бүгенге көндә Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителгән.


Фикер өстәү