Татарстанда шторм турында кисәтү игълан ителде

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә шторм турында кисәтү игълан итте.

17 февральдә, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез, 18 февральдә, республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Бүген кичке 9дан иртәнге 6га кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге секундына – 25, Казанда 22 метрга кадәр җитәчәк.


Фикер өстәү