Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Норлатта медальләр тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлатта ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Норлат районында узды.

Мактаулы бүләкләрне Камил Сәмигуллин һәм аның тормыш иптәше Мәрьям Сәмигуллина алды. Алар инде 73 ел бергә яшиләр.

«Ничек дулкынланмаска. Безнең турында борчылулары, безне хөрмәтләүләре өчен аларга [республика җитәкчелегенә] рәхмәт», — дип сөйләде журналистларга Камил Сәмигуллин.
Камил Сәмигуллин Орловск-Курск дугасында сугышта катнаша. Аннары Брянск фронтының 242 нче полкы Карачай укчылар дивизиясендә сугыша. Авыр яралана, госпитальдә аягын ампутациялиләр. Беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәзер яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясый.

Мәрьям Сәмигуллина — тыл хезмәтчәне. Авыл мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, сеңелләре белән Мәскәү өлкәсенә торф чыгаруга китә. Сугыш елларында туган ягына кайта. Тракторчы курсын тәмамлый һәм сугыш беткәнчегә кадәр колхозда тракторчы булып эшли.
«Татар-Информ» 

Фикер өстәү