50 елдан соң кабат сәхнәдә кайткан «Сүнгән йолдызлар»турында: «Биюләр күбрәк киткән шикелле»

Патшалар сугышлы уйнаганда, халыкның борчу-мәшәкате, шатлык-сөенече шулкадәр вак нәрсә булып кала. Чөнки сине үлем белән алыш көтә. Кемдер мәхәббәткә мәдхия, кемдер фольклор байлык дип кабул иткән, кемнәргәдер муллаларга каршы әсәр булып тоелган «Сүнгән йолдызлар»ның төп мәгънәсе  әнә шул.

Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сезон башында ук «Сүнгән йолдызлар»га алынуын хәбәр иткән иде инде.  Дулкынлануын да яшермәде ул, кайбер уй-фикерләре белән дә бүлеште.

Режиссер сугыш дигәндә: «Без Бөек Ватан сугышын күз алдына китерәбез,  Беренче бөтендөнья сугышы – өйрәнелмәгән өлкә, ә бит анда күпме татар егетләре үлеп калган, күпмесе әсирлеккә эләккән», – дигән иде. Тинчурин әсәре аша ул әнә шундый зур проблеманы күтәрде.

Шулаен шулай, әмма скептик тамашачы җитәрлек иде премьерада. “Нигә хәзер чыгарырга иде бу спектакльне?” дигән сорауны өлкән буын артистлар авызыннан да, гади халыктан да ишетергә туры килде. Шулай шул, татар классикасына без берәр юбилейга бәйләп кенә мөрәҗәгать итүчән. Әмма «европалы» спектакльләрдән, тәҗрибәләрдән, эскизлардан шулкадәр арылган икән. Олы режиссердан “Без бүген нинди халәттә, киләчәгебез бармы?” дигән сорауларга җавап ишетү йөрәккә сары май булып ятты.

«– Бабай, бу сугыш ни өчен чыга?

– Патшалар ачуланышалар да, әйдә, халыкны куып сугыштыра башлыйлар. Үзләре читтә карап торалар. Җиңгәне җир ала, медаль ала, плен ала, шәһәр ала…»

Сәхнәгә Сәрвәр чыга. Бусы – безнең замандашыбыз әле. Ул бабасына бер-бер артлы сораулар яудыра. Бабай, Алла бармы? Нишләп патшалар сугыша? Бабасы җавап бирә. Сәрвәр, шушы мәңгелек сорауларны һәм җавапларны укыганнан соң, җамаяк һәм пумала ярдәмендә «түгәрәк» тавыш чыгара да, тамашачыны 1914 елга күчерә. Тиздән яшен сугып юкка чыгарачак арыш кыры, авыл, өлгереп җиткән казлар, егет-әрвахлар күренешләре башлана.

Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова спектакльдә символларның күп булуына игътибар иткән:

– Беренче бөтендөнья сугышы көз көне башлана. Шуңа күрә сәхнәдәге арыш үткән белән бүгенгене бәйли һәм сугыш афәтен искәртеп тора. Рекрутларны калага җибәрү алдыннан миләшләрнең сибелеп калуы да символик мәгънәгә ия.  Каз өмәсе спектакльдә фон буларак кына кулланылды. Каз мамыгының сәхнәгә сибелүе дә гомернең чиклелеген күрәтә торган символ-мизгел булды. Постановкада төп кычкыра торган җөмлә: сугыш – иң куркыныч афәт. Чыннан да, ул афәт көн саен ишетелә, сискәндерә, дөньяның кайсы да булса почмагында сугышчан хәрәкәтләр бара. Егетләрнең шуны шомлы итеп бирүе бик тәэсир итте. Аулак өй уеннары ошады. Параллель рәвештә бара торган хореографиядә исә классик балет хәрәкәтләре файдаланылды. Ләкин классик балет хәрәкәте татар фольклоры һәм биюе өчен бик ятышлы түгел. Чөнки татар халкында «бот күтәрү» дигән мөһер бар. Бу – кыз бала өчен котчыкмалы нәрсә. Шуңа күрә бу күренешләр әсәргә беркадәр ясалмалык бирде дисәң, дөрестер.

«Сүнгән йолдыз»лар яңа йолдызлар да кабызды. Сәрвәр – Ләйсән Гатауллина ягымлы тавыш тембры, энергетикасы белән тамашачыга беренче мизгелдән үк якынайды. Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте, әле 3 курста гына укыса да, ул «Театраль Идел буе» бәйгесендә «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңгән иде инде. Ләйсән әле үзен күрсәтәчәк. Алмаз Сабирҗанов яңа төрле Мәхдүм образын тудырды. Аның Мәхдүме бунтарь, нигилист, акыл иясе. Затлы актриса Алсу Гайнуллина – бөтенләй башка төрле им-томчы карчык. Гөлнур әби – Дания Нуруллина да тамашачының сөйкемле сөягенә әйләнде.

Әлеге спектакль беренче тапкыр 1924 елда куела һәм, җыр-бию, уеннар күп булганга, аңа күп кеше каршы чыга. Тинчурин әсәрләре буш, дип язалар хәтта заманында. Шуннан соң икенче тапкыр ул 1971 елда гына куела, ниһаять, 50 елдан соң, әсәр – янә сәхнәдә. Ни өчен шундый зур тәнәфесләр ясалган – анысына анык җавап биреп булмас. “Ни өчен ул бүген кирәк?” дигән сорауга Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җавап бирде:

– Мин 1971 елны, Камал театрының әле Горький урамында эшләгән чагында,  бу әсәрне караган идем. Анда Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров уйнаган иде. Мин шунда үзем өчен чын татар театрын ачтым, бик тетрәнеп карадым.  Хәзерге куелыш 1971 елгыдан бик нык аерыла. Бу – заманча, хәзерге театр таләпләренә җавап бирә торган спектакль дип саныйм. Әхлак түбән дәрәҗәгә төшеп барган заманда, мәхәббәт турында яшьләр бик түбән фикердә булганда, бу әсәр кирәк иде. Залда яшьләр бик күп иде, алар йотлыгып, кызыксынып карадылар. Монда күпме трагедия! Мәхдүм, Сәрвәр, Исмәгыйль, гомумән, татар халкының трагедиясе. Мин бу әсәр жанрын драма дип түгел, трагедия дип атар идем хәтта. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда, шушындый антисугыш, антимилитаристик спектакль кую ул – зур мәгънә. Монда сугышка нәфрәт, аның мәгънәсе турында тетрәндергеч фикерләр бар. Мәсәлән, миләш формасында күктән кан яву. Ләкин, күңелгә тигән күренешләр дә булды. Мәхдүм Алла турында саксызрак сүзләр әйтте, текст белән тагын да эшләп була иде. Билгеле, биюләр күбрәк киткән шикелле. Ә гомумән алганда, спектакль бик вакытлы чыкты.

«Сүнгән йолдызлар»ны тамашачы өч көн рәттән карады. Хәзер аны көзгә генә карап булачак. Бу инде техник сәбәпләргә бәйле.

«– Бабай, Алланы күргән кеше бармы икән?

– Ул күренми.

– Соң, күренмәгәч, аның барлыгын каян беләләр?

– Менә шул агачлардан, кешеләрдән карап беләләр».

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү