Журналист Гүзәл Гобәйдуллинаны АКШта соңгы юлга озаттылар

Журналист Гүзәл Гобәйдуллинаны соңгы юлга озатырга Америка кушма штатларында һәм Россиядә яшәүче барлык дусларын һәм туганнарын Facebook аша аның дусты Асия Каплянян чакырган.

— Дуслар, Гүзәл белән саубуллашырга килегез, – дип язган Каплянян. Шулай ук ул журналистның җеназасы САНСЕТ Хилс мемориаль паркында узачагын да хәбәр иткән, ул АКШ Вашингтон округындагы Белвью шәһәре зиратына карый.

Асия Каплянян Гүзәл белән хушлашу уздырылачак мәчетнең төгәл координатларын язган һәм аның мөселманча соңгы юлга озатылачагын искәртеп:

— Биредә матур мәчет, килегез, башыгызга ябыгыз, – дигән.

Журналист Гүзәл Гобәйдуллинаның вафаты турында кичә хәбәр иттеләр. Аның үлеменең сәбәпләре билгеле түгел. Соңгы мәгълүматлар буенча, кыз депрессиядән җәфа чиккән.

Гүзәл Гобәйдуллина –  медиа-менеджер, Finparty.ruга нигез салучы. «Ведомости» газетасының элеккеге финанс күзәтүчесе Forbesның штаттан тыш авторы. Гүзәл FinBuzz.ru проектына нигез салган, ул рус телле аудиториягә инвестицион банк төркемнәре турында сөйли иде.


Фикер өстәү