Россия кешесенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Япониядәге Diamond Princess круиз лайнерында Россия кешесе корона вирус белән авырый башлаган. Якын көннәрдә аны хастаханәгә китерәчәкләр.

Әлеге вакытта аның кем икәнлеге хәбәр ителми. Хәзергә лайнерда 24 россияле кала бирә. Алар арасында Казан гаиләсе дә бар. Моңа кадәрге хәбәрләр буенча, барысы да сау-сәламәт иде. Якшәмбе көнне авыручылар саны тагын 70 кә артып, 355кә кадәр җиткән.     


Фикер өстәү