Юрий Камалтынов: Биектауга башкалага якын булудан файдаланырга кирәк

 

Бүген районы Советының чираттагы утырышы узды, анда 2019 елда район эшенә йомгаклар ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Юрий Камалтынов район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән бергә район предприятиеләре һәм хуҗалыклары продукциясе күргәзмәсен карады. Оешма вәкилләре белән аралашканда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге, сату базарын киңәйтү мөмкинлеге, кече бизнеска ярдәм итү буенча республика программаларында катнашу нәтиҗәләре белән кызыксынды.

Утырышта районның 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга планнары турында хисап белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган ел район 8 илкүләм проектта катнашты һәм билгеләнгән планнарны һәм бурычларны үтәде. Район сигез ел дәвамында халыкның табигый үсешен саклый. Эшчәнлекнең төп күрсәткечләре буенча тотрыклы үсеш тәэмин ителде. Районның консолидацияләнгән бюджетына 1 млрд 320 млн сум кергән, аларның 49 проценты үз керемнәрен тәшкил иткән. Район территориясендә 671 кече һәм урта бизнес субъекты һәм 1389 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара. Аларда 4 меңнән артык кеше эшли. Районның керем өлешендә аларның өлеше 38 процентка якын тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 23,8 мең сум тәшкил итте.

Биектау районының җитештерү һәм социаль үсеш анализына күчкәч, Юрий Камалтынов район депутатларына, авыл җирлекләре җитәкчеләренә, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә бергәләшеп эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. «Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә ярамый, яхшыга омтылырга кирәк. Районның күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкин булган резервлары да бар. Сезнең башка районнар алдында зур өстенлегегез бар – башкалага якын торасыз, анда җитештерелгән продукцияне сатарга мөмкин», – диде ул.

Республика парламенты җитәкчесе урынбасары депутатларның һәм район активының игътибарын халыктан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә юнәлтте. «Бер яктан, бу факт халыкның активлыгы турында сөйли, – диде Юрий Камалтынов. – Ләкин шул ук вакытта хәл ителмәгән проблемалар күп булуын да күрсәтә. Кешеләр белән эшне сыйфатлы итеп яхшыртырга, бу эштә формализмнан китәргә кирәк. Әгәр сорау бар икән, проблемаларны хәл итүдә кыенлыклар килеп чыгуның сәбәбен күрсәтеп, төгәл җавап бирергә кирәк».


Фикер өстәү