Рөстәм Миңнеханов нурлатлыларга суган үстерергә кушты

Президентның Нурлат районына сәфәре яңа ЗАГСтан башланды. Биредә ул Бөек Ватан сугышы ветераннары – ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты.

Каим агага гыйнвар аенда 95 яшь тулган. Атаклы Орел-Курск дугасындагы дәһшәтле сугышларда, шуннан соң Брянск фронтында дошманга каршы көрәшкән аяусыз сугышчы ул. Хатыны Мәрьям – тыл хезмәтчәне. Аларның бергә тормыш корып яши башлауларына 73 ел тулган. Рөстәм Миңнеханов ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына истәлек билгеләре тапшырды. ЗАГСтан соң Президент Нурлатта капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган балалар сәнгать мәктәбенә юл тотты. Ул мәктәпне төзекләндерү нәтиҗәсен уңай бәяләде.

Президентның Нурлатка сәфәре район советы утырышы белән төгәлләнде. Президент анда көндәшлеккә сәләтсез шикәр заводына инвесторлар җәлеп итү зарурилыгы турында белдерде.

– Мондый кешеләрне бирегә ничек итеп китерү турында уйлану, сәнәгать мәйданчыгыннан ничегрәк файдалану мәсьәләсен карау шарт. Предприятиенең “чишмә башы”нда торучылар өчен авыр тема булырга мөмкин бу, әмма без кешеләрне эшкә урнаштыру өчен барлык шартлар тудырырга тиешбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Нурлат шикәр заводы керем китерми торган завод булып санала. Җиһазларының нык тузуы, тулы көченә эшләмәве аркасында шикәр комының үзкыйммәте зур килеп чыга. Бүген заводны вакытлыча туктатып тору һәм штатны кыскарту  бара. Хезмәткәрләрнең бер өлеше башка предприятиеләргә күчәчәк. Район хакимияте моңа ярдәм итә. Ул шулай ук теләгәннәргә үз бизнесын ачуга булышырга да әзер, дип белдерде район хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Районда хезмәт хакы тулаем Татарстан буенча күрсәткечтән бераз гына ким. Әмма 24 предприятиедә аның хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) азрак булуы борчу тудыра, дип билгеләп үтте Президент. “Хезмәт хакын конвертка салып түләү очракларының булуы яки предприятиенең бөлгенлеккә төшү алдында торуы турында сөйли бу. Боларның барысы да халыкның керемнәрендә чагылыш таба”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Нурлат районы шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә үзенең күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкин. Бу җәһәттән Президент суган үстерүгә игътибарын юнәлтте.

– Сезнең район һәрвакыт суган үстерү белән шөгыльләнде. Әлеге традицияне яңарту ягын карарга кирәк. Бу да керем бит. Халыкны эшле итү өчен менә дигән мөмкинлек, – диде ул.

Тик ни генә булмасын, Алмаз Әхмәтшин әйтүенчә, узган елда районның тулай җирле продукты күләме 1,3 процентка артып, 64 миллиард сум тәшкил иткән. Моңа нефть чыгару компанияләре һәм аларга төрле хезмәтләр күрсәтүче компанияләр иң зур өлеш керткән (77 процент чамасы).


Фикер өстәү