«Ак барс» хоккейчылары «Татарча матч» үткәрәчәк

Бүген «Ак барс» хоккейчылары «Татарча матч» үткәрә. «Авангард» клубына каршы уен татар мәдәниятенә багышлап оештырыла.

Клуб җанатарлар өчен зур күңел ачу программасы әзерләгән. Алар инде «Татнефть-арена»га килеп җитүгә төрле кызыклы чараларга җәлеп ителәчәк. Боз сарае территориясендә аниматорлар һәм алып баручы эшләячәк, фотога төшү зонасы булдырылачак, шулай ук кышкы сабантуй узачак. Кызык-мызык  кичке алтынчы яртыда – хоккей уенына сәгать ярым кала башлана. Шул ук вакытта тамашачыларны «Татнефть-арена» фойесында да төрле чаралар көтә. «Чын татар» һәм «Татар өе» фотозоналары эшләп торачак, шулай ук татарча чәй әзерләү буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Хоккей уены барышында бозда алып баручылар ике телдә – рус һәм татар телләрендә сөйләячәк. Беренче периодта уен туктап торган арада Боз сарае «Казан нуры» халык кораллары оркестры аһәңнәренә күмеләчәк, гимннарны да шушы оркестр уйнаячак. Ә инде «КамАЗ-Мастер» командасы спортчысы, «Дакар» раллиенда ике тапкыр җиңү яулаган Андрей Каргинов ярышның махсус кунагына әйләнәчәк.

 


Фикер өстәү