Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча – беренче!

Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашырганда, куелган бурычларны арттырып үтәгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

— Илкүләм проект мәдәни өлкәне даими  күзәтеп, диагнозлап торырга һәм алга таба нинди юлдан китәргә дигән сорауга җавап табарга ярдәм итә, диде министр.

Проект иҗади тирәлек, иҗади кешеләр, санлы культура дигән юнәлешләрдән тора. Соңгысы нигезендә Татарстанда китапханә, музей, сәнгать мәктәпләрендә виртуаль заллар эшли башлады. Аларда авыл кешеләре һәм башка шәһәрдә яшәгән халык Казан премьераларын онлайн режимда карый ала. Мәсәлән, узган атнада Чаллы халкы Г. Камал академия театрының «Сүнгән йолдызлар» премьерасын онлайн карады. Бу хезмәтне газета укучылар күптән сораган иде инде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү