Ике бала боз астына төшеп һәлак булган

Ростов тикшерүчеләре югалганнан соң, бер тәүлек узгач елгада табылган ике баланың үлем сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәр ителүенчә, Ростов өлкәсенең Обливский районында уйнарга дип чыгып киткән 10 яшьлек ике малай Чир елгасы ярында йөргән һәм шуннан өйләренә кире кайтмаган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, тикшерү барышында югалган балаларның аяк эзләре табылган, алар боз өстеннән елганың икенче ярына чыккан. Бүген иртән балаларның үле гәүдәләрен елгадан тапканнар.

 


Фикер өстәү