Казанда котыру авыруы ачыкланган

Хуҗасыз эт төлкене тешләгән. Нәтиҗәдә дүшәмбедән Казанның Вишневка бистәсендә котыру авыруы буенча карантин игълан ителгән.  

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бистәдә мондый очраклар башка теркәлмәгән. Шулай да, авыру таралмасын өчен, билгеле бер чаралар күрергә туры килгән. Бистәдә карантин ике айга кадәр сузылачак.

Әлеге очрактан соң ветеринария идарәсе белгечләре, бистәгә барып, тиешле чараларны күргән.

– Авыру хайван торган урынны һәм селәгәе тамган башка әйберләрне дезинфекцияләдек. Хәзерге вакытта йорт хайваннарын вакцинацияләү бара, – диделәр безгә.

Белгечләр әйтүенчә, ел башыннан алты җирдә (Баулы, Зәй, Лениногорск, Теләче, Чистай районнарында һәм Казанда) котыру авыруының җиде очрагы теркәлгән. Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, сигез пункт карантинда дип исәпләнә. Котыру авыруының кешеләргә дә күчү куркынычы бар. Ул авыру хайван кешене тешләгән, тырнаган очракта йогарга мөмкин. Шулай ук котырган хайванның селәгәе тән тиресенә, күзгә, авызга, борынга тигән очракта да йога ала.

Узган ел республикада 14 районда котыру авыруының 24 очрагы ачыкланган. Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Питрәч, Теләче районнарында – берәр, Мөслим, Балык Бистәсе районнарында һәм Казанда – икешәр, Азнакай һәм Чистай районнарында – өчәр, ә Тукай районында дүрт очрак теркәлгән. Әлеге авыру белән күп очракта кыргый хайваннар (67 процент) авырый. 25 процент очрак йорт хайваннарына туры килә.  Сирәк кенә булса да, авыл хуҗалыгы хайваннары да (8 процент) авырырга мөмкин.

Карантин игълан ителгән торак пунктлар исемлеге

Казанның «Подгорный» бакчачылык ширкәте һәм Вишневка бистәсе

Чистай шәһәре. Районның Борнаш һәм Байтирәк авыллары

Зәй районының Туңылҗа (Тонгузино) авылы

Теләче районының Шармаш авылы

Баулы районының Кызыл Яр авылы.

Карантин вакытында нәрсә эшләргә ярамый?

Ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела.

Кыргый яки хуҗасыз эт тешләгән очракта, нишләргә?

Яраны юарга һәм спирт яки антисептик белән эшкәртергә.

Тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Кирәк булса, табиб прививка курсын билгеләячәк.

– Прививканы 3 – 6 тапкыр 90 көн дәвамында ясыйлар.

 

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү