Бушлай исемлеккә тагын дүрт вакцина өстәлә

Россиядә бушлай ясалучы вакциналар исемлегенә тагын дүртәү өстәлергә мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой җиткерә.

Болар – папиллома вирусы, менингококк, ротавирус инфекциясе, су чәчәге (ветряная оспа) авыруларына каршы.

Министрлык бу көннәрдә 2025 елга кадәр үткәреләчәк иммунопрофилактика чараларын билгели. Ул документны хөкүмәт каравына да тапшырганнар. Яңа план буенча, папиллома вирусы, менингококк, ротовирус инфекциясе, су чәчәгенә каршы вакциналар бушлай ясалачак. Ул авыруларга каршы вакциналар хәзер дә бар, тик алар беренче чиратта чир йоктыру куркынычы зур булган кешеләргә тәкъдим ителә. әниләрдән туган яки үзе ВИЧ-инфекция йөрткән, аз авырлыкта җитлекмичә дөньяга килгән балалар шундый категориягә керә.

Сау-сәламәт кеше ул вакциналарны ясатырга теләсә, акча түләргә тиеш. Якынча бәясенә килсәк, су чәчәгенә каршысы – 8 мең сум, ротавирус инфекциясенеке – 3100 сум, менингококк инфекциясенеке 4900 сум тора. Иң кыйммәте – папиллома вирусына каршы вакцина. Аны ясату 10 000 сумга чыга.

– Аларның илкүләм календарьга кайчан керәсен әле беркем дә төгәл белми, – дип, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов ачыклык кертте. – Исемлеккә кергән очракта Россиянең бөтен төбәкләрендәге дәүләт сырхауханәләрендә бушлай ясалачаклар.

Белгеч әйтүенчә, дәвалау оешмаларында акча түләп ясатыла торган вакциналар – чит илнеке, шуңа күрә бәяләре дә арзан түгел. Дүрт чиргә каршы ясалачак вакциналарны башта Россиядә җитештермәкчеләр. Илкүләм календарьга менә шулар кертеләчәк. Әлегә болар сүздә генә кала.

– Менингококк, ротавирус, су чәчәге авырулары белән күбрәк балалар авырса, папиллома вирусы хатын-кызларның аналыгында яман шеш китереп чыгаруы белән куркыныч, – ди Республика тире, венерология авырулары диспансеры табибы Нурислам Гайфуллин. – Хәзер папиллома вирусына каршы ике төрле вакцина ясала. Икесе дә түләүле, бушлай ясала башласа, байтак кешедә кызыксыну уяныр һәм ул хатын-кызларны авыр чирдән саклап калыр иде.

Бездә вакцина ясатудан баш тартучылар да аз түгел. Бушлай ясалучылар исемлегенә яңалары өстәлгәч, аларны хуплаучылар да, кире кагучылар да булачак. «Дүрт бала үстердем, хәзер ике онык тәрбиялибез. Вакциналарны теге заманда да, хәзер дә билгеләнгән вакытта ясатабыз. Алар йогышлы чирләрдән саклый, мин моңа ышанам. Без балачакта ул чирләр тагын да күбрәк иде, аннары кимеделәр. Моңа вакцина ярдәм иткәндер дип беләм. Хәзерге яшьләр аңа каршы чыга, аларның моңа төгәл дәлилләре юк», – ди Миңниса Фәсхетдинова.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү