Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы җитәкчелегенең игътибарын республиканың берләштерелгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча эшне оештыруга юнәлтте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм район Советларының уртак утырышында хәбәр итте.
Песошин сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме 22 процентка арткан һәм 230 млн сумга җиткән. «Бу акчалар социаль юнәлештәге бурычларны башкаруга чараларны киңәйтү мөмкинлеген бирер иде», — дип искәртте ул.
«Эшмәкәрлекне үстерү өчен булган яңа мөмкинлекләр үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы бирә. Яшел Үзән районында 2 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган», — диде ул.
«Татар-Информ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat