Руль артына утырган 16 яшьлек үсмернең юл һәлакәтендә гомере өзелгән

Түбән Кама – Чистай трассасында машина йөртү хокукы булмаган 16 яшьлек үсмер “Лада” машинасында төнлә юл фаҗигасендә һәлак булган.

Фаҗига Кама Аланы битәсеннән ерак булмаган урында килеп чыга. Үсмер утырган машина Чистайга таба хәрәкәт иткән, ниндидер мизгелдә идарәне югалтып, металл коймага килеп бәрелгән һәм юл кырына очкан. Үсмер шунда ук җан биргән. Янәшәдәге 17 һәм 19 яшьлек ике егет җәрәхәт алган. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган. Табиблар тикшергәч, аларны кайтарып җибәргән, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы.


Фикер өстәү