Марат Кәбиров: «Татар драматургының әсәрен рус театрында кую мантыйкка ярашлырак түгелме?»

Социаль челтәрләр буйлап: «Татар театрларының кайберләренә русча уйнарга рөхсәт ителергә мөмкин”, – дигән хәбәрләр йөри.

Бу җөмлә үзе үк ничектер сәер ишетелә. Әйтерсең бөтен театр артисты, бар мәшәкатен онытып, сәхнәдә русча уйнарга атлыгып тора. Аларның бөтен хыялы – фәкать шул гына. Пьесалар инде тәрҗемә ителгән, рольләр русча ятланган, артистлар әзер, татар театрының русча спектаклен карарга хыялланучы тамашачылар касса төбендә чиратка баскан. Бары тик рөхсәт булуын гына көтәләр. Әлеге сүзне ишеткәч, шундыйрак картина күз алдына килә һәм бу тикле мөмкинлекләр биргән хөкүмәткә рәхмәт йөзеннән төртенеп алырдай буласың.

Чынында, бу алай түгел инде. Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган кебегрәк бер нәрсә. Бәлки, рәсми яктан ниндидер мөмкинлек бирәдер. Бәлки… Ләкин ул – татар теленең кулланылу даирәсен чикләүгә тагы бер адым, бер омтылыш. Бүген безнең халык математиканы да, физиканы да, башка фәннәрне дә чит телдә өйрәнә, аларны төп һөнәре итеп сайлаган очракта, башка халык фәненә хезмәт итә. Бүген татар теле фән өлкәсеннән тулысынча диярлек кысрыклап чыгарылган. Ул әдәбиятта һәм сәнгатьтә генә калды.

Ләкин әдәбиятта да рус телендә язучы татар авторлары күренгәли башлады. Һәм “Аларны татар язучысы дип санаргамы-юкмы?” дигән бәхәсләр әледән-әле туып тора. Югыйсә, мондый бәхәсләргә урын юк та кебек. Һәркемгә билгеле: кеше нинди телдә яза – шул халыкның язучысы була. Аның нәрсә турында язуы, нинди проблемалар күтәрүе мөһим түгел. Әнә, Рэй Брэдбери марсияннар турында да язган. Хәзер аны марсияннар язучысы дип әйтеп булмый бит инде. Ләкин үз телендә язарга теләмәгән егет-кызларны: «Нинди халыкка хезмәт итәсең, шуның әдәбиятына сыен!» – дип куып җибәреп булмый. Кызганыч бераз. «Алар бит татар халкы турында да яза, милли проблемаларыбызны күтәрә», – дип акларга тырышабыз. Чынында, үз телен өйрәнүне кирәксенмәгән мондый каләм әһелләре – үзләре үк милли проблемаларыбызның бер чагылышы, нәтиҗәсе инде.

Рус телендә язгач, укучылары күп булырга, алар ким дигәндә бөтен Россия Федерациясе күләмендә танылырга тиеш иде кебек. Әмма бу дәрәҗәгә бик азлары гына ирешә. Күпчелеге Федерация күләмендә берни дә майтара алмый, шул татар дөньясына һәм республикасына чат ябышып ята. Шулай булгач, әдәбиятта җитди әсәрләр тудыру һәм танылу өчен рус телендә язу гына бер өстенлек тә бирми дигән сүз. Нәтиҗәдә, алар ни татарга, ни башка халыкларга кирәксез бер мәйданда кала.
Театр белән дә шундыйрак хәл. Тыштан караганда, рус телендә спектакль чыгару аның мөмкинлеген арттырырга тиеш кебек. Аудитория зур бит инде. Бөтен Россия халкы карый ала. Бу җәһәттән тагын бер сорау туа әле: бер тәвәккәлләгәч, нигә рус дөньясы белән генә чикләнделәр икән, инглиз телендә тамаша куйсалар, бөтен дөньяны яулап алырга мөмкин ич? Әйтик, Камал театрына Америкадан, Англиядән, Африкадан, тагын әллә кайлардан тамашачылар килә. Касса төпләрендә бөтен дөнья халкы билет өчен сугыша, кунакханәләрдә – ыгы-зыгы, рестораннарда – чират… Бер килгәч, алар төрле экскурсияләргә дә йөри бит инде… Шул рәвешле, татар театрларының инглизчә тамашасы бөтен республика бюджетын тутыруга хезмәт итә.

Ул чакта инде иген үстерү дә, малчылык та, майга батып, нефть эзләп йөрү дә кирәк булмый. Билет кына сатып утырырга кала. Спектакльләрнең инглиз телендә булуы бөтен бәладән коткара. Татар театры артистлары, драматурглары, режиссерлары бөтен дөньяда популярлык казана… Дәвам итеп тормыйм инде калганын. Беркатлы сабый хыялларының чиге-чамасы булмас…

Ә чынбарлык аз гына башкачарак. Русча уйнаудан гына театрлар, әлбәттә, популяр булып китмәячәк. Тамашачысы да артмас. Рус театрларын да күреп торабыз ич. Безнең тамашаларга халык күбрәк тә йөри бугай әле. Һәрхәлдә, тамашачы проблемасы театрның телен үзгәртер чиккә җитмәгән, моны эстрада артистлары концертларыннан да чамалап була. Салават, әйтик, ай буена концертлар бирә. Элвин Грей стадионнар тутыра. Татар тамашачылары да, укучылары да җитәрлек…
Икенче ягы да бар. Татар театрында русча спектакль әзерләүгә караганда, татар драматургының әсәрен рус театрында кую мантыйкка ярашлырак түгелме? Анда инде телне яхшы белгән әзер актерлар бар. Бөтен проблема пьесаны русчага тәрҗемә итү генә булып кала… Бер татар режиссеры бара да шунда куя, рәхәтләндереп, Туфан Миңнуллин әсәрен… Яки Илгиз Зәйниевне… Проблема юк…

Моның сәяси нечкәлеге дә бар. Әйтик, Камал театры русча спектакльләр чыгара икән, ул рус театрларының өлешенә керә, бөек рус халкының мәдәниятен үстерүгә каршылык тудыра, димәк, илнең тотрыклылыгын какшата, дигән сүз. Шуннан инде урам чатларында һәртөрле митинглар булачагын көт тә тор. Мәктәпләрдә йөреп хәлдән тайган прокурорларның да эше арта, хәзер аларга театрларны да тикшерергә туры киләчәк ич.

Бәлки, бу хәбәр җитди игътибарга лаек та түгел кебектер. Ләкин… Шундый сүз чыккан икән, димәк, кемдәдер ният бар, фикер бар дигән сүз. Ә ахмак фикерләрдән кайчагында законнар барлыкка килә. Законны үтәү мәҗбүри…

Марат Кәбиров

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү