Җырчылар Илһам Шакиров турында: “Аның белән моң китте кебек” 

Илһам татарныкы гына түгел, ул барлык төрки халыкларның уртак җырчысы. Мәшһүребез Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган искә алу концертында бу сүзләр еш телгә алынды. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.

Аны уртак диеп ялгышмыйбыз. Илһам Шакиров – үзенең бөтен иҗат юлын татарларны, төрки халыкларны берләштерүгә багышлаган шәхес. Моны концертта катнашучылар да исбатлады. Татарстан җырчыларыннан тыш, чарада Кыргызстан, Казахстан, Кырым, Алтай, Үзбәкстан, Мари Иле, Чувашия, Удмуртия һәм Башкортстан сәнгать вәкилләре дә катнашты. Кайсысы Илһам Шакировны тыңлап үскән, кайсысы күреп калырга, фатихасын алырга өлгергән, кайсылары исә аның юлын дәвам итәргә алынган. Концертта Илһам Шакировның үзен генә түгел, аның белән эшләгән олпатларны да, герой-шагыйрь Муса Җәлилне дә искә алдылар.

Тамашачы Филүс Каһировны аеруча үз итте. Аны инде болай да Илһам Шакировның дәвамчысы дип атыйлар. Бу сүзләрне үзенә дә җиткердек. Филүс әйтүенчә, аның исемен генә атау дөрес булмас иде.

– Минем коллегалар арасында Илһам абый юлын дәвам иттерүчеләр бар. Андыйлар күбрәк булсын иде. Илһам ага кебек җырчы башка тумас. Ул – бердәнбер һәм кабатланмас тавыш иясе, – ди ул.

Җырчы сүзләренчә, Илһам Шакиров һәм, гомумән, ул чор артистлары безнең моңны түкми-чәчми хәзерге буынга алып килгән. Филүс бу бурыч хәзерге җырчыларга да йөкләнгән дигән фикердә.

Илһам Шакиров гомер буе үзе янына яшьләрне тартып торды, эстрадага яңалык кертте, дигән фикерләр дә яңгырады кичәдә. Хәзерге эстрададагы ызгышларны күреп, мәшһүр җырчы нәрсә дияр иде икән соң? Бу сорауны Филүскә дә бирдек.

–  Илһам абыйның арабыздан китүенә әле күп вакыт узмады. Ызгышулар элек тә бар иде, ул аларны күрде. Аның белән бер сөйләшеп утырганда: “Татар эстрадасының бүгенге хәле ничек соң?” – дип сораганым булды. Илһам абый исә, шаяру катыш: “Элек җыр, сәнгать, моң турында уйлыйлар иде. Хәзер инде алга шәхси тормышны куялар”, – диде. Монда артык әйтеп тору да кирәкмидер. Артистлар сәхнәне изге урынга тиңләгән, халыкка үрнәк күрсәтүчеләр дә – алар. Кызганыч, бераз үзгәрдек, – ди Филүс.

Сарман кызы, җырчының якташы Алинә Кәримовага да Илһам Шакиров кайчандыр үз фатихасын биргән, аның моңлы җырчы буласына ышанычын белдергән. Алинә сүзләренчә, Илһам Шакировны югалту белән татар халкы моңын югалткан.

– Безнең бәхетебез ул – шундый олуг шәхесләребезнең сәхнә фатихасын алып калуыбыз, аларның тере тавышларын ишетеп үсүебез. Балачакта ретро җырлар тыңлап тәрбияләндек, укырга киткәч, вокал укытучыларыбыз аларның язмаларын тыңлатып, җырларны өйрәтеп безне конкурсларда йөртте. Ә мин Илһам абыйның якташы буларак аның йөзенә кызыллык китермәслек итеп җырларга тырыша идем. Кая гына барсаң да: “Мин Сарман районыннан!” – диюгә, “Илһам абый, Зөһрәләр, бөек җырчыларыбыз ягыннан икән”, – диләр иде миңа, – дип сөйләде җырчы.

Башкортстанның атказанган артисты Сәгыйдулла Байегет легендар Илһам Шакировны беренче тапкыр Камал театрының 100 еллык юбилей чарасында күргән.

– Илһам аганың тере тавышка “Сандугач”ны җырлавын ишеттем, һушым китеп тыңлаганымны хәтерлим. “Ничек шулай булдыра ул?” – дигән идем. Моң агылды, хзал аягүрә басты, бертуктамый алкышлады! Дөрестән дә, мондый артист тагын булырмы икән? Филүсне әйтәләр инде, анысы. Илһам Вәлиевне атарга мөмкин. Илһам абый исә сәнгать белән яшәгән кеше иде, – дип сөйләде ул. Җырчы әйтүенчә, Илһам Шакировны югалтуыбыз тулы бер дәверне югалтуга тиң.

Илһам аганы туган көнендә искә алдык. “Шуннан соң ни?” дигән сорау туа. Елга бер тапкыр ул калдырган мирасны кузгатып алып, сәнгать үсеше турында сөйли алабызмы? Афишаларга күз салсаң, әлегә Илһам Шакировка багышланган аерым чаралар күренми. Кайбер концертларда җырчылар аны сүз белән искә алыр, анысы, кыюлары ул башкарган җырларны репертуарына да кертер. Әмма алар да бит әле шәхси тормышлары дип яна. Илһам Шакиров эстрадага алдан диагноз куеп киткән диярсең…

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү