Тәрәзә саен… лимон үсә

Казанның Поповка бистәсендә үз йортлары белән яшәүче Нәзимә Каюмова теплицасында чып-чын лимонария булдырган. Беренче лимонны 30 ел элек утырткан булган ул. Бүген исә аларның саны 300 төпкә кадәр җитә. 1 – 1,5 метр биеклектә үсә торган “Павловский” сорты ел әйләнәсе 50 – 60ар данә җимеш бирә.

– Сырхауханәдә шәфкать туташы булып эшләгән вакытта санитарка чәй эчәргә гел лимон алып килә иде. Әнисе үстерә икән. Шуннан соң мин: “Бер генә ботагын булса да алып кил әле”, – дип сорадым. “Ботактан китми ул”, – ди хезмәттәшем. “Минеке китә”, – дидем. Өч ботак алып килгән иде, шуның берсе чыннан да үсеп китте, – дип искә ала Нәзимә апа ул вакытларны.

Шуннан бирле Каюмовлар тәрәзә төпләрендә гел лимон үстергәннәр. Пенсиягә чыккач, теплицага чыгарганнар. Соңрак аңа җылы кертеп, тулы бер лимонария булдырган.

– Лимоннан бер дә өзелеп торганыбыз юк. Алар минем балаларым шикелле. Бик яратам. “Җаныкайларым” дип сөйләшеп тә йөрим. Килгән кешеләр үсентесен алып китсә дә, сөенәм генә. Өйгә ямь биреп тора бит ул, – дип елмая хуҗабикә.

Нәзимә апа әйтүенчә, аның әнисе дә гөлләр үстерергә бик яраткан. Үзе дә кечкенәдән үк бакчада гөлләр, чәчәкләр үстерергә омтылган. Әтисе дә еш кына кызы турында: “Син, кызым, мичуринчы булырсың әле. Кулың җиңел. Таяк утыртсаң да үсеп китәр иде”, – дип әйтә торган булган.

Сорап килгән кешеләргә сатып та җибәрәләр икән. Ләкин шулай да бу шөгыль аларга беренче чиратта күңел өчен генә.

– Эштән күңелсезләнеп кайтсаң да, кәеф булмаса да, шушында керсәң,  тынычлык алам, – ди Нәзимә апаның ире Илгизәр абый да.

Дөрес, әлеге вакытта өч төп кенә җимеш бирә. Теплицада лимон белән бергә кызыл борыч һәм Бенджамин фикуслары да үсә. Янәшәдә генә роза үсентеләре дә бар. Җәйгә лимоннарны теплицадан бакчага алып чыгалар. Гөлләр, чәчәкләр арасында кешеләргә матурлык өләшеп утыручы  сап-сары лимоннар – хуҗабикәнең горурлыгы.

– Лимон үстерүнең бер сере дә юк, – ди Нәзимә апа. – Моның өчен кибеттән цитруслар өчен махсус туфрак сатып алырга кирәк. Үскән саен, аны зуррак савытка күчерәсең. Суны кышын өч көнгә бер сибәм. Иң мөһиме – корткычлардан саклау. Щитовка дигән бөҗәк ияләшсә, бик кыен. Лимон артык эссене дә, суыкны да яратмый. 15-16 градус җылылык бик яхшы. Һава температурасын ошатмаса, үсемлек яфракларын коя.

Хәер, Каюмовларның мавыгулары болар белән генә чикләнми. Икенче теплицаларында кыяр һәм помидор үстерәләр, сарайларында кош-корт һәм сарыклар тоталар. Мондый кешеләр турында, шәһәрдә дә авылча яшәүчеләр, дип әйтәләр.

– Без, авыл балалары, монда да эшләп ашарга яратабыз. Көзен ярминкәдән печән, ашлык сатып алабыз. Шуның белән кыш чыгабыз. Токымлы тавыкларыбыз, сарыкларыбыз бар. Кош-кортларның Голландская Хохлатая, Загорская лососевая, орпингтон  Кучинский, Сталин һәм Пушкин токымлылары бар. Сыер да асраган идек. Анысын бетердек. Тәҗрибәбезне балалар, оныкларга тапшырасыбыз килә дә, бик теләмиләр шул. Кеше хәзер, гомумән, ялкауланды. Кызганыч, әлбәттә, – ди ирле-хатынлы Каюмовлар.

Хуҗалар безне җәй көне дә үзләренә кунакка дәшеп калды. “Җәннәт бакчасын үз күзегез белән күреп китәрсез”, – дип озаттылар.

Кан тамырларын чистарту, хәл кертү, ашказаны һәм эчәклекләрнең эшчәнлеген көйләр өчен лимоннан файдалы катнашма рецепты:

Ике баш сарымсак һәм ике лимонны иттарткычтан чыгарырга да, әлеге катнашманы бер стакан бал өстенә салып болгатып, көн саен бер чәй кашыгы эчәргә кирәк.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү