Яраталар, сагыналар, нинди генә булса да, гаепкә алмыйлар: батыр йөрәкле Зәйнәп Садыйкова тарихы

Авыл тарихын барларга материаллар җыя башлагач, авылдашларның: «Вахитов колхозының гөрләп торган чаклары Зәйнәп апа Садыйкова идарә иткән чорга туры килде», – дигән фикеренә тап булдым.  Cүз Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган,  ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән,  Яшел Үзән районындагы Күгеш, Айдар, Тугай авылларын берләштергән Вахитов исемендәге колхоз рәисе турында бара.

Үзем дә  яхшы хәтерлим әле Зәйнәп апаны. Нишләптер, кыш көннәре бигрәк тә истә калган. Ерактан кошовкасы күренсә, без, бала-чага, аңа юл бирәбез дип, кар көртләренә кереп бата идек. Бераз шүрли дә идек шикелле. Шулай булмыйни!  Авылдагы ир-атлар да аннан дер калтырап куркып тора иде бит. Ә төлке якалы яшел төстәге пәлтә, төлке бүрек кигән Зәйнәп апа матур гына: «Исәнмесез, балалар»,  –  дип узып китәр иде.  Зәйнәп апа эзләрен барлап, язма әзерләргә уйлагач кына, кулыма журналист Ильяс Салихҗанның «Батыр йөрәкле Зәйнәп» исемле саллы гына хикәяте кулга килеп керде. «Кыю хатыннарыбыз тирән эз калдырган тарихыбызда. Телдә әле ул – һаман атаклы Зәйнәп. Риваять итеп сөйлиләр аның эш-гамәлләрен Идел-Зөя буенда гомер сөрүчеләр»,  – дип яза автор. Бу язмадан өзекләр безгә ул чорның нечкәлекләрен, вакыйгалар сөрешен  аңларга ярдәм итәр, мөгаен.

Ун ел төрмә

«…Олы Шырдан авылында ил карты дип олылап йөртәләр Садыйк абзыйны. Дин белемен  укытып кына яуламаган ул мир абруен, аның акыллы-зирәк киңәшче булуын да истә тота халык. Табигать тазалыкны да мул биргән үзенә. Зәйнәп бар яктан да әтисенә охшап үсә, диләр.  Унбер яшьтән колхоз эшендә ныгый башлый ул. Инде уналты яшендә авыл советы сәркатибе эшен күтәрә. Сугыш башлангач, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.

…Зәйнәп  рәислеккә җиң сызганып керешә, әмма нибары бер көз генә җитәкчелек итеп ала күмәк хуҗалык белән. Япь-яшь кызның баш булуын кемнәрдер ошатмый, күрәсең. Шикаять язып, аны кулга алдырталар. Басуда иген урганнан соң коелган башакны җыю – мәҗбүри эш тәртибе. Менә шуны оештырмады дип, районга язып җибәрә көнчеләре.  Илне икмәксез  калдырырга теләгән дошман булып чыга Зәйнәп. Суд оешып, җәһәт кенә карарын чыгарып  өлгерә. 10 ел төрмә…

Бәла ялгыз йөрми, диюләре хак икән – Зәйнәпнең газиз ире яу кырында ятып кала. Яшьләр өйләнешеп, бер ай торуга ук сугышка алалар аны. Менә шул кайгылы хәбәрне – кара кәгазьне дә суд карары белән бергә тоттыралар…

Зәйнәпне кәнсә эшләрен белүе һәм матур язуы коткара. Хәтта төрмәдән чыгарга да ярдәм итә шул осталыгы. Тора-бара ул апелляция бирү хәйләләрен өйрәнә. Зәйнәп, хөкемнең яла ягуга корылуын аңлатып, тиешле оешмаларга гаризалар яза. Ышану да кыен: 1941 елда 10 елга хөкем ителгән Садыйкова эше кабат тикшерелә! Кара көз булуына карамастан, тикшерүче,  авылга килеп,  басуда башаклар да эзләп карый хәтта.  Колхозчылардан сорау алына. Менә шулай җентекләп исбат ителә җинаять кылынмавы».

Хокук сакчысы

«…Күп тә үтми, Зәйнәп иреккә чыга. Нахакка яла ягучыларны күрәлмавы аны көрәшкә әйди. Төрмәдән чыгуга, ул, гаделсезлеккә каршы сугышам дип, милиция мәктәбенә укырга китә. Милиция курсанты формасын кигәч кенә кайтып төшә авылга Зәйнәп. Шырдан халкы таң кала: төрмәгә утыртылган Садыйк кызы – үзе милиционер! Дошманнары аптырашта кала. Тиздән, район идарәсендә эшли башлагач, үчен ала ул.

Әләк белән йөрүчеләрнең берсе Шырданда салым агенты булып хезмәт итә. Туган авылындагы хәлләрне яхшы белгән Садыйк кызы моның районга җибәргән исәп-хисаплары белән танышып тора. Малыңны күбрәк язам дип, кеше куркытып баеган хатынны  документлар белән фаш итә Зәйнәп.

Милиционер Зәйнәп Садыйкованың эш башы икеләтә кырыслык кыскан чорга туры килә. 1942 ел – сугыш һәм диктатура еллары.  Укуын тәмамлагач, Норлат районына (хәзер бу зур авыл  Яшел Үзән районына керә)  оперуполномоченный итеп билгеләнә ул.  Ничек тота алган икән  21 яшьлек  хатын андагы тәртипне?

Ипи чиратын гына алыйк. Башкаларны кешегә санамыйча, кибет ишегенә  ыргылганнарны тыярга, ай-яй, нинди көч-куәт кирәк! Кешене таларга да күп сорап тормаганнар анда, пычакка пычак килеп кызып китүләре дә мәгълүм. Менә шул чакта: «Зәйнәп килә!» – дигән сүз комсызлар әрсезлеген сүндерә алган. Норлат идарәсендә хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә ул.  «Батырлык өчен» медаленә лаек булган  эшен Норлатта әле дә хәтерлиләр.

…Сугыш елларында хатын-кызларны урман кисәргә, торф чыгарырга читкә җибәрә торган булганнар. Ачлыкка, авыр эшкә чыдый алмыйча, качып та кайткалаганнар. Бер мәлне шундый качкыннарның Зөя буенда җыелып ятканы ишетелә. Аларны тоту бурычы Садыйковага йөкләнә. Тегеләрнең эзенә ул бик тиз төшә.  Күбәйгәч, куркуларын онытып, өерләре белән авыл буйлап йөри башлаган була алар. Зәйнәп аларның кичен кайсы өйгә җыелачакларын белеп ала да хәйлә кора. Иң мөһиме, шушы төркемне оештыручы кызны – атаманны эләктерү. Моның өчен ул ирләр киеме кияргә уйлый, һәм менә ул – күз явын алырдай чибәр яшь солдат! Кызлар ул көнне аулак өй ясый. Шул кичәдә аңа ирләрнекенә охшаш калын тавышлы бер кыз күз сала. Бүтәннәренең дә күзләрендә ымсыну ялтырый ялтыравын, әмма тегене узарга кыймыйлар. Әмер бирергә яратуын да чамалап, Зәйнәп аның нәкъ менә эзләнгән башлык булуын сизенә. Атаман кыз «егет»тән калмый.  Ниһаять, берсендә шыпырт кына мунчага дәшә… Караңгы мунчага керүгә, кыз «солдат»ны котырынып коча, назлый башлый. Өс киемнәрен салып ташлый. Милиционер хатын яшерелгән пистолетын көч-хәл белән тартып чыгара да атып җибәрә. Бу – сигнал! Мунчага солдатлар бәреп керә. Аулак өйгә җыелган бүтән качаклар да НКВД ятьмәсенә эләгә.

…Берсендә коралланган дезертирны кулга алырга туры килә аңа. Шул ук Зөя буендагы авылларның берсендә сугыштан качып кайткан бер адәмнең яшеренеп ятуы беленә. Пистолет белән масаюы да кисәтелә. Зәйнәп бу юлы хатын-кыз киемнәрен кияргә була.  Иптәшләрен таллык арасында калдыра да, авылга үзе генә юнәлә.  Өйгә керим дип ишекне тартса, ул эчтән бикле. Тапкыр милиционер: «Аш җыясыбыз бар иде, зинһар, таба биреп торыгыз әле», – дип кага ишекне. Кытлык хөкем сөргән заман. Савыт-саба сорап, күрше-тирәгә йөрү – гадәти хәл. Йорт хуҗабикәсе кем шакуын да белешеп тормый, ишекне ача. Зәйнәп аны-моны әйтмичә генә эчкә уза. Әмма качкын уяу икән: почмакта посып яткан җиреннән сикереп торып, чормага ыргыла.  Зәйнәп аның артыннан ташлана. Түбәгә менеп, аягүрә басуы була, теге явыз атып та җибәрә.  Пуля кызның  ике боты арасыннан үтә. Зәйнәпне инде бернәрсә дә туктата алмый: икенче тапкыр атканчы килеп җитеп, тегенең башына пистолеты белән ора. Бу кыюлыгы өчен капитан Садыйкова медаль белән бүләкләнә. Бүләк белән бергә ул пуля тишкән күлмәген дә ядкарь итеп саклый».

«30 меңче»

«…Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда  тиңсез күп салымнар һәм заемнар белән таланган авыллар чиккә җитеп фәкыйрьләнә. Авыл хуҗалыгын  күтәрү максатында  “шәһәрләрдән 30 мең кешене колхозларга җибәрергә”  дигән күрсәтмә туа. Атаклы милиционер Садыйкованы менә шул хәрәкәт 1955 елда Вахитов исемендәге колхозга китерә. Аңа Күгеш, Айдар һәм Әрә авыллары керә. Батыр  йөрәкле хатын бу эштә дә, бик күп гайрәтле ирләрне артта калдырып, бөтен Татарстанга таныла.

Килүгә, рәис һәр тармакны бригадаларга бүлә һәм, эшне оештыручы итеп, колхозчыны тыңлата алган кешене үзе табып куя. Һәр өлкәдә күтәрелеш китә. Урлашулар гына  җенен чыгара рәиснең. Хәтта фермадан бүрек кадәр печән кыстырып кайтучыны да тотканчы артыннан куа. Мәхкәмәгә җиткермәсә дә, кызган шәпкә кул уйнатмыйча да калдырмый. Төнлә дә уяу, сакта булды, дип сөйлиләр авыл картлары Зәйнәп турында.  Яшелчә кырларын әйтәсе дә юк инде, зираттагы печәнне чабып китмәсеннәр өчен шунда куна торган була ул. «Ничек курыкмыйсың син, Зәйнәп?» – дип сораган танышларына: «Мине әти язып биргән дога саклый», – ди торган булган. Җор телле Әрә халкының: «Безнең калхуз – миллионер, персидәтел – милиционер!..» – дип такмаклавы юктан түгел, билгеле.

Хуҗалык рәисе үзенә йорт та салдырмаган, Күгеш авылында Рәйхана апаларда фатирда торган. Шул ук вакытта җитәкченең халыкка йорт салуда булышлык итүен һәркем  искә ала. Монысы – Садыйкова турындагы хатирәләрнең иң җылысыдыр, мөгаен.

Вахитов исемендәге колхоз, ыргылыш ясап, республика буенча алдынгылар рәтенә күтәрелә. Имәннең юан башы  гади колхозчы җилкәсенә генә төшкән дисәк, хакыйкатькә беркадәр хилафлык килер иде. Эшне уңышка ирешерлек итеп оештыра белү дә таләп ителә бит. Кара эшнең үзәгенә җигелеп, булсын дип чапкан Зәйнәп шушы социалистик  ярыш дигән ашкынуда  таныла да. 1960 елда аңа – Ленин ордены, 1966 да – тагын бер Ленин ордены, һәм Социалистик Хезмәт Герое  исеме бирелә. Зәйнәп Садыйкова исеме бөтен илгә тарала. Хезмәт батыры – әлбәттә, СССР Югары Советы депутаты да. Казан, Мәскәү калалары түрәләре килеп олылыйлар үзен. Хәтта Үзәк Комитет әгъзасы Михаил Сусловның да биредә кунак булуын хәтерлиләр.

Шуның белән бергә танылган җитәкченең үзсүзлелеге дә көчәя. Ул инде күбрәк таләп итү белән генә чикләнә башлый. Тәкъдим-бәхәсләр белән эшне оештыру онытылып бара. Ул әйткән – закон. Сүзен аяк астына салдыртмас өчен, көч кулланудан тартынмавы да мәгълүм.

Хатын-кызның болай буйсындырырга тырышуы кемгә ошар икән? Ирләрне бигрәк тә әрләндерә мондый хикмәт. Халыкта җыела барган каршылык хисе тәмам тулып, 1967 елдагы сайлауда тышка бәреп чыга. Колхозчылар сайлау җыелышында бүтән кешене рәис итеп куярга теләк белдерәләр. Районнан килгән җитәкчеләрнең Садыйкованы калдыруны яклап чыгыш ясаулары да ярдәм итми. Ахыр чиктә тегеләр клуб сәхнәсенең арткы ишегеннән  чыгып качарга мәҗбүр булалар…

«Вахитов»тан чыккач, Зәйнәп апа Свияжск бистәсендә урнашкан мөгезле эре терлек симертүче «Идел буе» совхозын  җитәкли башлый. Анда да тәртип урнаштыра. 1970 елда ялга чыга. Инфаркт мәҗбүр итә. Әле 50 яшь тулып кына килә үзенә. Нинди көчле ихтыярлы хатынга да бу тормыш җиңел бирелмәгән, күрәсең…»

Безнең авылда да, тирә-якта да Зәйнәп апа турында хәзер дә легендалар сөйләнә. Иң кызыгы шунда: аны яраталар, сагыналар, нинди генә булса да, гаепкә алмыйлар. Моның җавабы да гадидер, мөгаен. Ул чорда нәкъ менә Зәйнәп апа кебек көчле рухлы кешеләр генә дөньяны үзгәртә алган. Шул сыйфатына «безнең Зәйнәп» дип олы бәя бирәләр, күрәсең. Югыйсә, ул чорда колхозның алдынгы булуы колхозчыларга да әллә ни рәхәтлек китермәгән бит. Ниндидер корбаннар бирү бәрабәренә кылынган гамәлләр дөрес булганмы икән? Хәер, шуннан башка мондый үрләрне яулап та булмагандыр.  Беренче чиратта, әлбәттә инде, корбаннар исемлегенә ул үзе керә…

 

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Фотода: Авылда Зәйнәп апаның фотолары шактый сакланып калган. Бигрәк тә мактаулы елларыныкы. Тик бу сурәтләрдә җиңүченең елмайган чагы күренми. Барысында да – җитди корылык. Бөтен ил күккә чөйгәндә, ничек сөенмичә түзгән ул? Сәбәп нәрсәдә?


Фикер өстәү