Ир-атның абруен ничек сакларга?

Кайбер гаиләләрдә ир-атларны матди яктан тәэмин итүче дип кенә карыйлар, исәпләшергә теләмиләр. Бер караганда моңа җирлек тә бар: гүзәл затларыбыз хәзер автобус, такси да  йөртә, аларны, кулына көрәк тотып, асфальт җәючеләр арасында да күрергә мөмкин. Хатыны яхшы гына хезмәт хакы алса, өйдә бала багып утыручы ирләр дә очрый бүген. Мондый вазгыятьтә ир-атның, ата кешенең абруен ничек сакларга? Башкалабызның “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый белән шул хакта сөйләштек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Чыннан да, күңелләрне тетрәндерә торган бик мөһим мәсьәлә бу. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Ир кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән соң иң беренче буйсына, хөрмәт итә торган кеше – аның әнисе, хатын-кыз өчен Аллаһы Тәгаләдән соң иң хөрмәтле, итагать итә торган кешесе – ире”, – дип әйткән. Ирләрне ир итеп санамый торган хатыннар, җәмәгатьләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, әниләребез бүген дөньяның менә шушындый бәрәкәтсезлегенә, һәлакәтенә китерде. Дөрес, кемдер, бүген ирләрдә ир-ат сыйфатлары аз калды, алар чүпрәккә әйләнде, дип әйтергә мөмкин. Мин мондый караш белән килешә алмыйм. Яхшы ирне дә яман иткән – хатын, яман ирне дә яхшы иткән – хатын. Хатын-кыз нинди генә премьер-министрларны, президентларны «ясамады», Европа илләрендә ил тәхетенә менеп утырган ханымнар да бүген сирәк күренеш түгел. Хатын-кыз: “Син булдыра аласың, синең көчеңнән әллә ниләр килә, әйдә, тегеләй, әйдә, болай эшлибез, балаларны менә шулай тәрбиялик; син бит – әти, синең сүзең үтә”, – дип рухландырып, гайрәтләндереп, дәртләндереп торса, юк-бар күренгән ир затының да күп нәрсәләр кылуы ихтимал. Шул ук вакытта гайрәтле, дәртле, көчле ирләрне эчкечегә, чүпрәккә әйләндерүче дә – хатын. Күпме тапсаң да канәгать булмыйча, шөкер итмичә, әнә тегенең туны да икәү, машинасы да яхшы, йорты да биек, дип көне-төне ирен игәүләп торучы хатыннарны ирләре ташлап китә икән, һич тә гаҗәп түгел. Ир кеше эчүгә сабышып, хатыны йөри башлап, тора-бара бу гаиләдән бәрәкәт китә, никах таркала. Егерме елдан әлеге хәлне шушы гаиләнең кызлары, уллары кабатлый. Тәртипсез, тәкәббер хатын булса, кызына: “Әйдә, аерыл, бу ялкау, булдыксыз кеше белән яшәмә, сиңа дигәне очрар әле”, – дип, кияү белән кызын аеручы аналар бик күп. Шуның өчен ирне ир итәргә, арыган вакытта аяк киемен салдырырга, ашыйсы килгән вакытта тәмле ризык пешерергә, ачуы килеп, кычкырган вакытта дәшми калырга, сабыр итәргә кирәк. Аннан соң ул үзе дә аңлап: “Гафу ит, катырак әйттем бугай”, – дип аклана башлаячак.

– Икесе дә кызу канлы, үзсүзле кеше булса?

– Барыбер Аллаһы Тәгалә хатын-кызны сабыррак, хәйләкәррәк итеп яраткан. Хатын-кыз юл куя белергә, дәшми калырга өйрәнергә тиеш. Югыйсә әйткәләшеп китәләр дә, берсе дә тынычлана алмый. Ире кычкыра, хатыны аннан да ныграк кычкыра. “Мин –  ир бит, син тыңларга тиеш!” – дип, тегесе кыза. Менә шушылай тавыш-җәнҗал чыга, гаилә таркала. Шайтанның иң яраткан эше – ике кешенең арасын бозу, аннан да артыграк хуш күргәне – ир белән хатынны аеру. Шушылай балалар ятим кала, җәмгыять таркала. Тегесе зинага китә, монысы сулга йөри башлый.

– Ислам дине буенча ир-ат әни сүзен хатыны сүзеннән өстен куярга, әнисе сүзеннән чыкмаска тиеш. Шул ук вакытта кайбер аналар, улы кырыкка җитсә дә, яныннан җибәрәсе килми; өйләнәм, дисә, тегесен дә, монысын да ошатмый; нәтиҗәдә сакалы биленә җиткән ир-ат үз сүзен, теләген өздереп әйтә алмый. Мондый очракта нишләргә?

– Ни кызганыч, андыйлар күп. Күп кенә каенаналар шуны аңламый: әгәр киленне яратсаң, улың синеке була. Әгәр кияүләрне хөрмәт итсәң, кызларың сине тагын да ныграк ярата. Киресенчә булса, хәл катлаулана. Дөрес, һәркемгә үз баласы кадерлерәк. Әмма кеше картаймый калмый. Картайгач, үзебезнең менә шушы киленнәр, кияүләр, оныклар кулына калуыбыз ихтимал. Шуның өчен дә хикмәтле булырга өйрәнергә кирәк. Әгәр кырыкка җиткән малаеңны һаман биш яшьлек баланы караган кебек кайгыртып торсаң, киленең аны хөрмәт итми башлаячак. Баланың балигълык вакыты, мәктәп, вуз тәмамлап, эшкә чыккан вакыты бар. Әнә кошлар, балалары канат ныгыткач, үзләре очсын дип, оялары дүрт-биш катлы йорт түбәсендә булса да, аларны төртеп төшерә. Безнең кайбер әниләр исә утыз-кырык яшьлек малайларын да һаман үчтекиләп тота.  Исламда мондый очракларга кагылышлы бөтен тәрбия ысуллары язылган. Әйтик, биш-алты яшьлек малай белән кыз бергә йокларга мөмкин. Аларның түшәкләрен кайчан аерырга кирәк? Кайчан гаурәтләрен каплау зарур? Апа-абыйлары белән нинди мөгамәлә булырга тиеш? Боларның бөтенесе шәригатьтә бар. Җәмгыятьтә булган бөтен начар нәрсә – ачуланышып йөрү, аерылышу динне белмәгәнгә, әти-әнине хөрмәтләмәгәнгә, ир белән хатын бер-берсен ихтирам итмәгәнгә.

– Сезнең гаиләдә ничек иде, хәзрәт?

– Без алты бала үстек. Әнием Рәшидә абыстайның бала тәрбияләүгә биргән игътибары – хикмәте, кырыслыгы турында еш

сөйләгәнем бар. Нигә кырыс дим? Чөнки әти йомшак булды. Өйдә кемдер каты, кырыс булырга тиеш. Әти йомшак булса да, әни: “Балалар, әтиегез кайта, әтиегез күрмәсен, әтиегезгә әйтәм”, – дип, гел әти белән куркыта иде. Югыйсә әти безгә кычкырмый, сукмый, ормый иде. Шулай да әни үзенчә, җайлап кына, әтиебезне хөрмәтләргә өйрәтте.

– Кыз бала өчен ата кеше – беренче мәхәббәт, гадәттә кызлар булачак ирен әтисенә охшатып сайларга тырыша, диләр.

– Кызлар өчен әтиләре – иң көчле кеше. Баһадир гәүдәле ир-атның кызы белән уйнавы, йомшак аюын йокларга яткырырга булышуы да мөһим. Дөрес, моңа һәр әти кеше дә сәләтле түгел. “Атаның – каны, ананың – сөте”, – диләр. Ата назына, кайгыртуына малайлар да, кызлар да мохтаҗ. Иң мөһиме: бала тәрбияләүдә мәрхәмәтле булу сорала. Имам Әбү Давыт риваять иткән хәдистә, рәсүлүллаһыбыз янына бервакыт бер бәдәви килә, дип әйтелә. Шунда пәйгамбәребез аңардан: “Сездә балаларны үбү гадәте бармы?” – дип кызыксына. Тегесе кире җавап кайтаргач: “Аллаһ сездән мәрхәмәтлелекне алды микәнни?” – дип аптырый. Балалар арасында гадел булу да тормыштагы барлык очракларга карый. Әгәр гаделлек сакланмаса, берсен артыграк яратсаң, балалар арасында  үпкә-нәфрәт туарга мөмкин.

– Ир-ат тәрбиясе эләкмәсә, егет кешенең бер яклы гына формалашачагы сер түгел.

– Малай кешенең тәрбиясендә, сүз дә юк, атасының роле бик зур. Ир бала әтисенең гаиләгә, туганнарына, дусларына карата мөнәсәбәтен күреп үсә, үрнәк итеп ала. Әтисен күзәтә, кыланышларын, хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлый. Аның өчен әти дуслыгы аеруча мөһим. Вакытын күбрәк әтиләре белән үткәргән ир балаларның башкалардан сәләтлерәк булуы ачыкланган. Аталар тормышта улларына “ир-ат фәне”н өйрәтә. Егет кеше гаилә тоткасы гына түгел, ил сакчысы буларак та  тәрбияләнергә тиеш. Моның өчен, әлбәттә,  ихтыяр көчен чыныктыру, физик яктан әзерләү дә мөһим.

– Кайбер чыганакларда ирләргә аңлатма биргәндә, хатын-кызларның киресе, капма-каршы зат, диләр.

– Хатын-кыз нечкә күңелле, хискә бирелүчән була, кайчагында юк кына сәбәптән дә елап ала. Бәлкем шуңа күрә аны ир-атның киресе дип әйтәләрдер. Тик ир-ат булу масаер өчен җирлек бирми, киресенчә, җаваплылык өсти. Бу җаваплылык ир-аттан күп нәрсә таләп итә. “Һәрберегез – көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы. Ир кеше – үз гаиләсенең көтүчесе һәм ул шул хакта җаваплы”, – дигән пәйгамбәребез. Бездә еш кына атаның вазифасы гаиләне матди тәэмин итүгә кайтып кала, чынлыкта аның роле күпкә киңрәк. Ана кеше никадәр генә мөһим булмасын, баланың мөстәкыйль шәхес, җәмгыятьнең тотрыклы, әхлаклы, сәламәт әгъзасы булып үсүе өчен бу гына  җитми. Кайбер тормыш нигезләрен балага атасыннан башка беркем дә аңлата алмый. Бер әти кеше улын бик күркәм киңәшләр биреп үстерә. “Артык нәрсәң булса, аны мохтаҗларга бир; бик купшы киенеп йөрмә, синең кебек киенә алмаганнарның күңеле кителмәсен; су краннарын ябып, утларны сүндереп йөр, исраф булмасын”, – дип нәсыйхәтли. Егет уку йортын тәмамлый, бер дәрәҗәле урынга эшкә керергә ниятли. Юлга чыгар алдыннан әтисе моңа: “Игътибарлы бул, чәчелеп-таралып яткан нәрсә күрсәң, җыештырып куй, пөхтәлекнең, тәртип яратуның әле беркемгә дә комачаулаганы юк”, – дип өйрәтә. Бу эшкә керергә дип барса, тегендә бераз тәртип йомшарган икән: ишекнең күгәне бушаган, идәнгә берничә чүп төшкән. Бу иренми: күгәнне ныгытып, кәгазь кисәкләрен чүп савытына салып куя. Моның гамәлләрен күзәтү камерасыннан күреп торган оешма җитәкчеләре берничә дистә кеше арасыннан шушы егетне сайлап ала. “Һичбер ата үз баласына күркәм әдәп өйрәтүдән дә артыграк бүләк бирә алмады”, – диелә имам Тирмизи риваять иткән бер хәдистә.

– Кайберәүләр картайган әти-әнисе янына сирәк кайта, хәл белешү, шылтыратып торуны да кирәк санамый.

– Әйе, кайбер яшьләр, мөстәкыйль тормыш коруга, ата-анасын бөтенләй оныта. Бүген туган нигезенә ярдәм итеп яшәүче яшьләрне әллә ни еш күрмисең. Рәсүлүллаһ бер яшь егеткә: “Син үзең дә, малың да – әтиеңнеке”, – дигән. Бу хәдис бигрәк тә ир балаларга кагыла. “Мин инде зур, үз көчем, үз тырышлыгым белән мал табам, тапкан малыма үзем хуҗа”, – дип, ата-ананы онытмаска кирәк. Балалар вафат булган ата-аналарын да онытмаска, хәер-дога белән искә алып торырга тиеш. Ата-анага дога кылу рәвешен “Ибраһим” сүрәсенең 41 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз Үзе өйрәткән: “Раббыбыз, хисап булачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм мөэминнәрне ярлыка!” – дигән.

Бер сәхабә рәсүлебездән: “Вафат булган әти-әниемә изгелек кыла аламмы?” – дип сорагач, Пәйгамбәребез аңа болай дип җавап биргән: “Әйе, биш нәрсә белән изгелек кыла аласың. Болар – аларның рухы шат булсын дип дога кылу, Аллаһтан аларның гөнаһларын ярлыкауны сорау, аларның вәгъдәләрен үтәү, дусларын хөрмәт итү, туганлык җепләрен саклау”.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

Фото: kemdetki.ru


Фикер өстәү