Кытайдан эвакуацияләнгән Казан кешеләре карантиннан соң өйләренә кайта

Кытайдан эвакуацияләнгән Казан кешеләре карантиннан соң өйләренә кайта. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

5 февральдә Хубэй провинциясеннән Төмәнгә ике самолет 144 кешене алып килде. Шуларның 128е — россиялеләр. Аларның барысын да «Градостроитель » шифаханәсенә 14 көнгә изоляцияләгәннәр. Авыру бер кешедә дә ачыкланмаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, эвакуацияләнгәннәрнең күбесе Мәскәүгә җыена, берничәсе Петербург, Барнаул, Чиләбе, Владивосток, Красноярск, Екатеринбург, Новокузнецк һәм Кировка юл тотачак.

Казанга ике кеше кайтачак, тагын икешәр кеше Түбән Новгород, Самара, Ростов-на-Дону һәм Улан-Удэга очачак. Калганнары тагын 27 шәһәргә бара.


Фикер өстәү