Бушлай, әмма тәмле булсын

Башлангыч сыйныфларда укучы балалар мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык белән тукланачак. Исегездә булса, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында шундый тәкъдим белән чыккан иде. Кичә Дәүләт Думасы бу хакта канунны өченче укылышта кабул итте.

Кайнар ризык белән тәэмин итү өчен акчаны федераль, субъект һәм җирле бюджеттан бүлеп бирәчәкләр. Төбәкләр федераль бюджеттан мәктәп балаларына кайнар ризык китерүче оешмаларны матди яктан тәэмин итү өчен махсус субсидияләр алачак.
Канунга “сәламәт туклану” төшенчәсе дә кертелә. Моннан тыш, документта балалар өчен әзерләнәсе ризыкларда махсус кушылмалар, үсеш стимуляторлары (стимуляторы роста), ГМО, пестицид, агрохимикатлар куллану тыела дип язылган.

1 – 4 сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча оештыру эшләре бу елның сентябрь аеннан башланырга һәм 2023 елда төгәлләнергә тиеш.
Узган елның апрелендә элеккеге Премьер-министр Дмитрий Медведев балаларның туклану шартларын яхшыртырга кирәк дигән фикер белән чыккан иде. Моны тормышка ашыру өчен махсус эшче төркем дә булдырдылар. Закон проектын исә Дәүләт Думасына сентябрь аенда керттеләр.

Мәктәпләрдә бушлай ашату өчен азык-төлекне каян алылар?

Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында әйтелгәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән барлык башлангыч сыйныфларда укучы балаларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итә башлаячаклар. Бу исә аз да түгел, күп тә түгел – Татарстанда 1402 мәктәпнең 1 – 4 сыйныф укучылары дигән сүз.

Билгеле, 200 меңнән артык баланы бушлай кайнар аш белән тәэмин итү – шактый мәшәкатьле эш. Әмма бу бит әле авылларыбыз өчен яңа мөмкинлекләр дә ача. Кайсыдыр мәктәптә яңа ашханә ачыла, өстәмә эш урыннары барлыкка килә. Балаларыбыз тагын да сәламәтрәк булып үсәр дигән өмет тә арта.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар: ашханәләр өчен азык-төлекне каян алалар? Сер түгел, моңарчы балалар бакчалары һәм мәктәп ашханәләрендә кулланылучы азык-төлекнең шактый өлеше арадашчылар аша алына иде. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да шулай булды. Үзебездәге күпләп ит, сөт, яшелчә һәм башка төр продукция җитештерүчеләрне әйләнеп үтеп, ашханәләр әллә кайларда җитештерелгән продукция белән тәэмин ителде.

Беренче карашка, моның әллә ни зыяны да юк сыман. Законлылыгы ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. Әлеге эшне оештыручылар әйтүенчә, җирле җитештерүчеләр муниципаль заказлар буенча конкурсларда катнашмый. Сәбәбе: җитештерелгән продукцияләре конкурс таләпләренә туры килеп җитми.

Сүз дә юк, конкурсның барлык таләпләрен үтәү – аерым-аерым эшләүче шәхси һәм фермер хуҗалыкларының хәленнән килерлек түгел. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне бер йодрыкка туплау, ягъни кооперативларга берләшү кирәк.

Миңа калса, үзебезнең җитештерүче кая куярга белмәгән ит һәм сөт продуктларын, бәрәңге, кәбестә, кишер, аш чөгендере һәм башка төр яшелчәләрне меңнәрчә километр ераклыктан китерү – үзебез утырган ботакны кисү белән бер.

Авылларыбызны саклап калу, авыл җирлегендә кече эшмәкәрлекне үстерү турында сүз алып барабыз икән – бу юнәлештә булган бар мөмкинлектән файдалану кирәк. Бүген исә теләсә кайсы балалар бакчасы яисә мәктәп ашханәсенә кереп карагыз – балалар алдында үз авылларында үстерелгән бәрәңге, кәбестә, кишер кебек яшелчәләр генә түгел, ит һәм сөт ризыкларын да күрү кыен. Үзебезнекен үз итәсе иде.

Сүз уңаеннан

Укучыларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү турында узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән махсус киңәшмәдә сөйләштеләр. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, 2019-2020 уку елында 1402 мәктәптә башлангыч сыйныфларда 200 меңгә якын бала белем ала. Мәктәпләрнең күп өлеше (85 проценты) укучыларны кайнар ризык белән мөстәкыйль тәэмин итә, мәктәпләрнең калган 15 проценты бу эшкә башка оешмаларны җәлеп итә. Рөстәм Миңнеханов бер ай эчендә белем бирү оешмаларының ашханәләренә инвентаризация үткәрергә, мәктәпләрдә эшче кадрлар белән тәэмин ителешне бәяләргә кушты, ашатуны оештыру һәм ризыкның сыйфатын да тикшерергә йөкләмә бирде. Президент әйтүенчә, мәктәптәге ашату сыйфатын тикшереп торуга иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: kzn.ru

 


Фикер өстәү