Урамда +2: дәрестә чаңгы шуарга алып чыгарга тиешләрме?

Кышның «елак» булуы һич көтмәгәндә әллә нинди проблемалар китереп чыгара. Редакциягә бер мәктәп укучысының әнисе шалтыратты. Соравы гади генә үзе. «2 градус җылы булганда физкультура дәресләрендә балаларны чаңгыга бастырырга тиешләрме?» – ди.

Арча педагогия училищесында укыганда, физкультура буенча методика дәресләрен хәйран узган идек үзе. Ничә градус салкында урамга чыгарга яраганлыгы истә калган. Тик менә җылы булганда ничек икәнен бер дә хәтерләмим. Уйлап карасаң, гаҗәп бит инде. Чаңгыга баскан килеш пычрак ерып та булмый, асфальттан да атлап булмый. Бу очракта, бәлки, мәктәп янында карны ышыклап торучы агачлык булгандыр, ә бәлки, янәшәдәге урманда чаңгы эзләре ярылып яткандыр.

Физкультура укытучысы: «Җае булганда балалар саф һава сулап калсыннар, сәламәтлекләрен ныгытсыннар», – дигән нияттән чыгып эш иткәндер.
Сорауга ачыклык кертү йөзеннән, Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Арча педучилищесында ярты гасырдан артык гомерен физкультура укытучылары әзерләүгә багышлаган, бик күп спортчылар тәрбияләгән Ягъфәр Шәймиевкә шалтыратам. “Ата-аналар уйлап чыгаралар инде хәзер”, – дип, ул тагын да ныграк гаҗәпләнде.

– Бер физкультура укытучысы да, балаларны чаңгыга бастырып, кара җир өстеннән йөртми бит инде. Чаңгы белән чыкканнар икән, димәк, кар, чаңгы эзләре бар дигән сүз. Югыйсә укытучыларның мондый тырышлыкларына әти-әниләр рәхмәт кенә әйтергә тиеш. Чаңгының, физик культураның ни икәнен белмәгән гаиләләр дә бар бит. Без көчле, сәламәт балалар, булачак ил сакчыларын тәрбияләргә тиешбез, – диде ул, борчылып.

Чыннан да, физкультура дәресләрендә чаңгы шуу, хәтта яхшы һава торышы булганда да, проблемага әйләнеп бара икән.

– Балалар, бигрәк тә өлкәнрәкләр, бөтенләй чаңгыга басарга теләми, – диде бер гимназиянең физкультура укытучысы Илнур. – Кызлар арасында шул җәһәттән күз яшьләрен күрсәтүчеләр дә бар. Басып торалар, хәтта чаңгыларын да кимиләр. Аларны бит берни эшләтеп булмый. Киресенчә, ярдәм итәсе урынга, әти-әниләрнең, юктан бар ясап, шундый шикаять белән шалтыратуларына бик аптырыйм. Чаңгының асфальт юлдан шумаганын беләләрдер. Ике градус җылы булганда ышык урыннарда чаңгы эзләре саклана әле. Кайбер урыннарда кар температура салкынрак булганда да эреп бетә. Мөмкинлектән чыгып, тиешле бер карарга киләсең инде.

СанПиН кагыйдәләре буенча физкультура дәресләрендә чаңгы шуарга мөмкин булган температура режимы:

• 12 градустан җылырак (1-2 нче сыйныфлар);
• 14 градустан җылырак (3-5 нче сыйныфлар);
• 16 градустан җылырак (6-8нче сыйныфлар);
• 18 градустан җылырак (9-11нче сыйныфлар).
Балалар белән йөрергә чыкканда, һава торышы кояшлы, җилсез булырга тиеш. Уртача җил исеп, дымлылык югары булса, тән салкынлыкны тизрәк сизә. Мондый вакытта өлкәннәр өчен – температура 10 – 12 градустан, башлангычлар өчен 5-6 градустан артмаска тиеш.

Киемне ничек сайларга?

* Тәнгә кия торган кием тирләтмәскә, өскә сыланып торырга тиеш.

* Җылыны саклау өчен киелә торганы тәндәге дымны үзенә сеңдерергә тиеш;

* Тышкы яктан киелә торганы куртка белән ыштан яки комбинезон булырга мөмкин.

Шушы тәртип белән өч кат кием кигәндә, тән бернинди салкынга да бирешми, чаңгычы үзен бик уңайлы хис итә.

Чаңгыда йөргәндә кеше:

*туңмаска;

*тирләмәскә;

*юешләнмәскә;

*уңайсызлык сизмәскә тиеш.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото социаль челтәрдән алынды


Фикер өстәү