Премьер-министр Алексей Песошин: «Демографик хәл иртәгесе көнгә ышанычны күрсәтә»

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районы хакимиятендәгеләрне балалар туу саны кимүгә бәйле проблеманы хәл итәргә чакырды.

Бу хакта ул район советы утырышында белдерде. Халыкның иминлеген-муллыгын, аның иртәгесе көнгә ышанычын билгеләүдә төп индикаторларның берсе – демографик вәзгыять, дип басым ясап әйтте Премьер. “Кызганычка, соңгы елларда илдә бала туу саны кими. Ел йомгаклары буенча Лаеш районы – демография ягыннан уңай күрсәткечкә ия булган муниципалитетлар санында. Әмма районда туучылар саны елдан-ел кими. Моны бик җитди игътибар итү кирәк”, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Утырышта Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов сөйләп үткәнчә, узган елда “Демография” илкүләм проекты кысаларында Усад авылында 260 урынга исәпләнгән “Айтишка” балалар бакчасы ачылган. Аны төзүгә 195 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Кече Елга балалар бакчасын капиталь төзекләндерү исә, тагын 20 балага урын булдырып, төрле яшьтәге сабыйлар төркемен ачу мөмкинлеге биргән. Төзекләндерүгә 27,6 миллион сум акча тотылган.

Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, 2019 елда тулаем җирле продукт 29,1 миллиард сум тәшкил иткән (2018 елдагы дәрәҗәгә карата үсеш – 10,2 процент). Район предприятиеләре 33,4 миллиард сумлык (үсеш – 12,1 процент) сәнәгать продукциясе җитештергән. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 52,7 мең сум тәшкил итә. Районда эшсезлек – республикада иң түбән дәрәҗәдә: 1 гыйнварга 0,21 процент.
Узган ел йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы комплексын яманлап булмый. Алексей Песошин ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы рейтингында Лаешның бишенче урында торуын билгеләп үтте. Әмма тармакта акча кеременең төп өлешен “Яратель” кошчылык фабрикасы тәэмин итеп килә. “Комплексны исәпкә алмаганда, сезнең нәтиҗә шактый ук “тыйнак” – 26 нче урында торасыз”, – дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы.

Шул ук вакытта Алексей Песошин кече хуҗалыкларны үстерүгә тиешле игътибар бирелмәвен билгеләп үтте. Бүген Лаеш районы шәхси хуҗалыкларында 458 баш сыер исәпләнелә. Соңгы биш ел эчендә мини-фермалар төзүгә ярдәм итү программасында районнан 7 кеше катнашкан. Премьер-министр районның Казан янәшәсендә үк урнашуын, ә моның җирле фермерларга көндәшлек буенча зур өстенлек бирүен басым ясап әйтте.

Районның төп байлыгы – җир, дип билгеләп үтте Премьер-министр. Ул муниципалитет җитәкчелеге игътибарын җир фондына карата сакчыл мөнәсәбәт һәм җирләр әйләнешендә законнарны төгәл үтәү зарурилыгына юнәлтте. Бүген Лаеш районы файдаланылмыйча яткан авыл хуҗалыгы максатындагы җир күләме ягыннан – “кызыл зона”да. Алексей Песошин Татарстан Президенты тарафыннан җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кире кайтару бурычы куелганлыгын искә төшерде.

Татарстан Хөкүмәте Рәисе быел республикада торак төзелеше өлкәсендә зур эшләр башкарырга туры киләчәген искәртте: торакны файдалануга тапшыру күләмен 3 миллион квадрат метрга җиткерергә кирәк. “Лаеш районы торак төзелеше өлкәсендә лидерларның берсе булып тора. Узган елда 115 мең кв.м торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Район бу җәһәттән җан башына туры килә торган күрсәткеч буенча икенче урында тора. 2020 елга планда каралган күрсәткечләр тагын да зуррак – 160 мең кв.м. Шактый ук катлаулы бурыч бу”, – дип басым ясап әйтте Алексей Песошин.


Фикер өстәү