ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Калининград өлкәсендә узды

Татар иҗтимагый оешмалары белән очрашудан соң, милләттәшләребез ТАССРның 100 еллыгы флагын тапшыру чарасына җыелды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы порталы.

Үз төбәкләренең символик билгесен әләмгә Архангельск, Волгоград, Калининград, Псков, Муром, Түбән Новгород, Ленинград өлкәләре, Карелия, Коми республикалары, Ненец автономия округы, Санкт-Петербург шәһәре вәкилләре беркетте. Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгы флагы барлык федераль округларда да йөреп чыгачак.

Залдагыларны сәламләп, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген биредә мөһим очрашулар, тарихи вакыйгалар узуын билгеләп үтә. 19 нчы февраль — патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең һәлак булган көне. Моннан 75 ел элек хәрби бурычын үтәгәндә ул яу кырында ятып кала. Багратионовск шәһәрендә җирләнгән. .Аны хөрмәтләп, бүген каберенә чәчәкләр салдылар, дога кылынды.

«Без-татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урындагы милләт. Бөек Ватан сугышы чорында да әтиләребез, бабаларыбыз алгы планда булган. Сынатмаган. Бүген дә милләтебезнең горурлыгы булыйк. Гаиләбездә, балалар, оныклар белән татарча сөйләшик,»- диде Васил Шәйхразыев. Алда торган мөһим вакыйга — Халык санын алу чарасында да сынатмаска чакырды.

ТАССРның 100 еллыгы флагын тапшыру тантанасы татар эстрадасы артистлары концерты белән тәмамланды. Милләттәшләребез каршында Сөмбел Билалова, Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.


Фикер өстәү