Казанда 59 яшьлек хатын-кызны һәм 19 яшьлек кызны бәрдереп качкан ике машина йөртүчене эзлиләр

Казанның Дәүләт автоинспекциясе ике юл һәлакәте шаһитларын эзли. Ике очракта да автомобиль хуҗалары җәяүлеләрне бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан качкан, дип хәбәр итә kzn.ru.

17-нче февраль 17.15 сәгатьтә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан җир асты парковкасында билгесез машина йөртүче 59 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте ханымның уң беләк сөягенең күчешсез ябык сынуына китергән.

18-нче февраль 18.00 сәгатьтә Кремль урамы буенча урнашкан 18-нче номерлы йорт каршында машина йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт итүче 19 яшьлек кызны бәрдергән. Кызның тез буынының бәйләүче тукымалары зыян күргән, уң терсәк буыны бәрелү алган.

Казанның Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын телефон аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: +7(843)5-333-815, +7(843)5-333-848.

Узган тәүлектә Казанда 172 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 6-сы зыян күрүчеләр катнашында – 5-се җәяүлеләрне бәрдерү һәм транспорт чаралары бәрелеше аркасында. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә машина йөртүче, 3 пассажир һәм 5 җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.


Фикер өстәү