Экскурсоводлар эшчәнлеге турында закон проекты кабул ителәчәк

Быел Татарстан Республикасы Тәрҗемәчеләр гильдиясе оешуга 10 ел була. Бүген экскурсия эшчәнлеге турында закон проектын РФ Дәүләт Думасына кертү процессы бара. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган киңәйтелгән интервью барышында Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

Ел саен Экскурсоводлар гильдиясе дәүләт комитеты белән берлектә экскурсоводлар өчен укыту-методик семинарлар үткәрә. Узган елны рәсми делегацияләргә хезмәт күрсәтү өчен махсус әзерлек уздырылган.

«ТР Дәүләт Советы заказы буенча без чит телләрдә эшләүче экскурсоводларны арттыру буенча даими эш алып барабыз. Мондый курсларны Тәрҗемәчеләр гильдиясе 2014 елдан бирле үткәрә. Ел саен мондый укуларны 50ләп тыңлаучы уза», – диде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

Хәзерге көндә РФ Дәүләт Думасына экскурсоводлар эшчәнлеге турында закон проектын кертү процессы бара. Законның төп нигезләмәләре буенча, хәзер Россия Федерациясе гражданнары гына гидлар, экскурсоводлар, тәрҗемәчеләр була ала. Шулай ук РФ территориясендә тәрҗемәчеләрне һәм экскурсоводларны мәҗбүри аттестацияләү кертеләчәк. «Шул рәвешле без республикабыз экскурсоводлары базарының сыйфатын арттыра алабыз», – ди Сергей Евгеньевич.
Татарстанга килүче туристлар арасында аеруча популяр экскурсияләр булып Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе урамы, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәге һәм спорт объектлары санала.

«Кремль буенча экскурсоводларны аккредитацияләү март аенда башланачак. Идел елгасы буенча 2 елдан соң дип планлаштырыла», – диде Татарстан Республикасы «Экскурсоводлар гильдиясе ассоциациясе» рәисе Михаил Лапкин.


Фикер өстәү