Сугыш истәлекләрен җыялар

Россия Кораллы Көчләренең Мәскәү янындагы “Патриот” паркында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап төзелә торган “Хәтер юлы” мультимедиа музее өчен сугышта катнашучыларның шәхси әйберләрен (фотосурәтләр, фронт хатларын һ.б.) җыю дәвам итә.

Сүз уңаеннан, Татарстанда инде 25 меңнән артыграк солдат фотосурәтләре җыелуын һәм республиканың бу җәһәттән 29 төбәк арасында беренче урында баруын искә төшерик.

Бөек Ватан сугышында катнашучылардан җыелган барлык фотосурәтләр һәм башка истәлекләр 1418 (сугыш көннәре санынча) метр озынлыктагы шушы яңа музейда урын алачак.

Сугышта катнашучылар турында материалларны Татарстан хәрби комиссариаты җыя. Аларны яшәү урыны буенча хәрби комиссариатларга җибәрергә кирәк.


Фикер өстәү