Россия Президенты Владимир Путин: «Никах ул – ир белән хатын берлеге»

Гаиләнең әһәмияте елдан-ел арта бара. Ил башлыгы Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләүче эш төркеме белән чираттагы очрашуы вакытында да бу мәсьәлә кабыргасы белән куелды.

Әлбәттә, гаиләне хуплау дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Бүген, ничек кенә сәер тоелмасын, «гаилә» төшенчәсе үзе яклауга мохтаҗ. Әле ун-егерме ел элек кенә «әти», «әни» дигән сүзләр урынына «беренче тудыручы» (родитель), «икенче тудыручы» дигән сәер төшенчәләр тәкъдим итәргә мөмкиннәр дип башка да китереп булмый иде.
– Бүген мондый хәл фантастика түгел, кайбер илләрдә чынбарлыкка әйләнде. Шуңа күрә дә төзәтмәләр тәкъдим итүче кайбер авторларның Конституциядә турыдан-туры: «Гаилә ул – ир белән хатын берлеге», – дип язып кую теләге бар. «Шуңа күрә мин, эш төркеменә килгән төзәтмәләрне анализлаганнан соң, 114 нче маддәгә, РФ Хөкүмәте вәкаләтләренә гаиләне, традицион гаилә казанышларын хуплау, яклау, ныгыту мәсьәләләре керә», – дип өстәр идем, дип тәкъдим итте анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина.
Владимир Путин нигездә бу фикер белән килеште. Шул ук вакытта бу җәһәттә бераз бүтәнчәрәк карашта торуын белдерде. «Сез, гаилә ул – ир белән хатын берлеге, дидегез. Әгәр гаилә тулы булмаса, ул – нәрсә? Никах ул – ир белән хатын берлеге. Гаиләдә чак кына башкачарак. Фикерегез бик дөрес, хупланырга тиеш. Аны ничек формалаштыру турында гына уйларга кирәк. Инде «беренче тудыручы», «икенче тудыручы» (татар телендә мондый гыйбарә, гомумән, бик сәер яңгырый – Р.М.) дигән төшенчәләргә килгәндә, мин Президент булган чакта мондый хәлгә юл куелмас, «әти» һәм «әни» атамасы калачак», – дип, катгый сүзен җиткерде ил җитәкчесе.

Рәшит Минһаҗ

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү