Журналист эшләре конкурсына килгән материаллар буенча сөйләшү булды

КФУның Югары журналистика мәктәбендә «Правда и справедливость» VI бөтенроссия журналист эшләре конкурсына килгән материаллар җәһәтендә эшлекле сөйләшү булды.

Бәйгене Гомумроссия халык фронты каршында оештырылган “Правда и справедливость» бәйсез һәм җирле гавами мәгълүмат чараларын хуплау фонды оештыра. Халык фронтының чираттагы медиафорумы алдыннан мондый фикер алышулар Ставрополь, Симферополь, Екатеринбург, Красноярск, Владивосток, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә уздырылачак. Казандагы пресс-конгресс әлеге фикер алышуларның беренчесе булды.

Конкурс иң беренче чиратта коррупция күренешләрен тамырыннан “йолкып ату”га, бюджет акчасын нәтиҗәле тотуга, Президентның “май указлары”н тормышка ашыруга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүне максат итеп куя.

Чараның төп кунагы, “Московский комсомолец” газетасы баш мөхәррире Павел Гусев чарада катнашучылар өчен мастер-класс уздырды. Анда ул, традицион мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә тукталып, яңа технологияләр нигезендә, 3 – 5 елдан медианың тагын да яңарак төрләре барлыкка киләчәк, дип котылгысыз үзгәрешләргә әзер булып торырга чакырды, “Россия почтасы”н матбугатны буучы дип атады.
– Закон нигезендә халыкка мәгълүмат бирүнең яңа ысулларын табарга кирәк. Журналистика кеше өчен дә, җәмгыять өчен дә эшли. Безнең һөнәр иң хәвефле һөнәрләрнең берсе. Узган гасырның туксанынчы еллары башыннан исәпләсәң, илебездә берничә йөз журналист һәлак булды. Без аларның исемнәрен онытмадык. Мәскәү шәһәре Журналистлар берлеге, мэрия, хөкүмәт белән уртак тел табып, Арбат урамында һәлак булган журналистларга һәйкәл куюга рөхсәт алуга иреште. Конкурс уздырдык, җиңүче проект ачыкланды, – дип ул журналист һөнәренең җәмгыятебез өчен иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булуын тәкрарлады.

– Журналистика ул – җәмгыять алдындагы зур җаваплылык. 1991 елда матбугат турындагы Россия законы, соңрак бераз төзәтмәләр кертелсә дә, әле дә дөньядагы иң демократик законнарның берсе булып кала, – дип, П.Гусев канунда язылган шартларны төгәл үтәп, гаделлекне якларга чакырды. – Мин яңа медиаларга каршы түгел. Аларны тыярга чакырмыйм. Тыя башласаң, алар барыбер кайдандыр “шытып чыгачак”. Безгә Европадагы кебек аларның эшчәнлеген закон кысасында көйләргә тырышырга кирәк.

Мәскәү кунагы фикеренчә, вузларда журналистлар әзерләүнең яңа юлларын табарга кирәк. Моның бер ысулын ул иҗади остаханәләр булдыруда күрә. Чынлап та, Казанда да күренекле каләм осталары үз “мәктәп”ләрен ача алыр иде. Чынлап та, мондый үзгәрешләр классик укытуны нигездә саклап калган хәлдә, остаз – шәкерт бәйләнешен ныгыту, яңа баскычка күтәрү булыр иде.

Билгеле, журналистлар эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән мондый конкурс оештырулары бик яхшы. Тик шунысы бар: конкурста фәкать урыс телендә язылган, эшләнгән материаллар гына кабул ителә. Димәк, республикаларның милли телләрендә дөнья күргән журналист эшләре читтә кала. Бөтенроссия конкурсы дип аталгач, урыс булмаган халыкларның да мәгълүмат чаралары каралырга тиеш ләбаса. “Правда и справедливость” фондының башкарма директоры Гүзәл Хәйретдинова мондый проблема барлыгын таныды, бу җәһәттә уйлыйбыз, диде. Алтынчы конкурс уздырыла бит инде. Гаделлек шигарь итеп куелгач, бу проблеманы хәл итүнең дә бер гадел юлын табарга кирәк.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү