Президенттан – дан

Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм чарасы үтте. Тантанага Бөек Ватан, әфган, чечен сугышы ветераннары, хезмәттә үрнәк күрсәткән иң яхшы яшь армиячеләр, “Юнармия” штабы җитәкчеләре җыелды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада 14 кешегә “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален тапшырды.

Алар арасында Советлар Союзы герое Борис Кузнецов, генерал-майор Әхәт Юлашев, Мансур Хәсбуллин, Павел Клетнев, Генрих Гаврилов, Александр Малов, Александр Саломыков, Николай Ерунов, Хәй Яһудин, Рөстәм Хәбибуллин, Рәис Әхмәтшин, Рәхилә Абдуллина, Альберт Комяков, Социалистик хезмәт герое Николай Фролов бар. Аларга Президент Ватанга булган тугрылыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәтен белдерде, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга биреләчәк түләүләр турында искә төшерде.
Тагын ике кешегә дәүләт бүләгенә тәкъдим ителү таныклыгы үлгәннән соң тапшырылды. Вәли Фазлыевның — “Батырлык өчен” һәм Нургали Галиуллинның “Хәрби казанышлары өчен” медале таныклыгын мәрхүмнәрнең туганнары чыгып алды.
– Россиянең бөтенлеген саклаучы солдат һәм офицерларның батырлыгына ышанабыз. Алар теләсә кайсы минутта илне яклап, тыныч тормыш сагына басарга әзер, шуңа да аларга рәхмәтлебез, – диде Рөстәм Миңнеханов, залда утыручыларны бәйрәм белән котлап.
Президент сүзләренчә, безнең илебез үз көчен икътисади һәм хәрби яктан да ныгыта бара. Аерым алганда, Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексы ил армиясе һәм флоты үсешенә күп өлеш кертә. “Сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәсе илнең милли иминлеген тәэмин итә”, – дип өстәде ул.
Яшьләр батырлар үрнәгендә тәрбияләнә. Президент әйтүенчә, моның өчен республикада системалы эш алып барыла. Казандагы училищеларда меңләгән хәрби әзерләнә, кадетлар, “Юнармия” кебек хәрәкәтләр популярлаша. Мәктәпләрдә хәрби-патриотик клуб, эзләү отрядлары бар. “Патриот” үзәге һәм “Ватан” берләшмәсе уңышлы эшләп килә.
“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален алучылар арасында Норлат районыннан Хәй Яһудин да бар. Ул – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 75 яшенә кадәр эшләгән. Инде яше 92 дән узган булса, бик актив. “Яшәү — машиналарга утырып күпердән елга аша чыгу гына түгел ул. Бу яшькә җитәр өчен кешегә зур тормыш юлын үтәргә кирәк. Күрәсен күрдек, авырлыклар җитәрлек булды, шөкер, хәзерге тормыш матур. Татарстан бүген ышанычлы кулларда. Бер яңалыкны да калдырмыйм, республика тормышы минем өчен мөһим”, — ди Хәй абый.
Мондый чараларда кайсы-кая таралышкан бергә хезмәт иткән егетләр дә очраша. Кайбыч районыннан килгән Рамил Хәмидуллин тантана башланыр алдыннан Минзәләдән бергә хезмәт иткән дусты белән күрешеп алырга да өлгергән. “Әле кайчан очрашыр идек. Ватанны саклаучылар көне алдыннан шулай җыелып алу бик кирәк”, – ди әфган сугышында катнашкан Рамил әфәнде.


Фикер өстәү