Салага йөрүче автобуслар туктап калмасмы?

Кукмара шәһәре эчендә йөрүче автобуслар туктарга мөмкин. Редакциягә әнә шундый хәбәр килеп иреште. Әлеге хәлне ачыклар өчен район автотранспорт җитәкчесенә шалтыраттык. Баксаң, озакламый шәһәр эчендә генә түгел, авылларга да илтүче автобуслар саны кимергә мөмкин икән.

Йөрүче булмагач, автобус тотудан файда юк. Хәзер авыл халкы да таксида йөри. Әмма аңа ничек акча җиткермәк кирәк? Башка районнарда хәлләр ничек? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Кычкыртып талыйлар!

Күз алдына китереп карыйк: гади генә бер белешмә алу өчен дә район үзәгенә ике-өч мәртәбә барып кайтырга кирәк. 10 чакрым юл өчен такси йөртүчеләр, уртача алганда, 150 – 200 сум акча сорый. Кыскасы, белешмә 1000 сумга төшәргә мөмкин. Яшьләр түли алыр дип өметләнсәк, пенсиясен тиенләп санаган өлкәннәр нишләргә тиеш? Көн саен хастаханә юлын таптаган кешегә бу чыгымнар артык кыйммәткә төшмиме?

Газетабыз хәбәрчесе авылга машинасыз гына кайтып карады. Кем әйтмешли, артта – Казан, алда – Кукмара. Электричкага утырып, 2,5 сәгать узуга итекчеләр башкаласына килеп җиттек. Вокзалга килеп төшүгә, каршы алып торучылар бар. Болар – таксистлар. Кайсы якка кирәк, шунда илтәбез, дип торалар. Ә безнең элеккечә йөрисе килә. Авылга кадәр кайтарам, дигән абзыйлардан көчкә котылып, вокзалга юл тоттык. Шөкер, автобуслар бар. Дөрес, кайту тиз булмады. Автобус юл буендагы һәр авылга кереп йөрде. Безнең күңелдә – яшь вакытларны искә алу булса, балаларга бу сәяхәт кызык иде. Автобуста утырып барган өчен ул чакта бер олы кеше һәм ике балага 250 сум түләдек. Таксига исә шушы ара өчен 450 сум түлисе. 40 чакрым ара бу.
– Бу әле арзан бәя дип санала. Автобус йөрмәгән көнне яки кичке якта 500 – 600 сум сорыйлар. Әгәр авылга машина чакыртсаң, 700 сум түлисе, – ди Казанда яшәүче Алинә Хәбибуллина. – Элек авылга гел автобус белән кайтып йөрдек. Хәзер сирәк утырабыз. Таксиның исә ышанычлысын, сыналганын сайлыйбыз. Күп еллар безне бер кеше йөртә. Әниемнең колаклары ишетми, сөйләшә алмый. Әнә шуңа да каршы алу, озатып куюны мин хәл итәм. Хәзер бит уңайлы – авылга кайтып җитүгә, таксистның картасына акча күчерәм. Миңа аларның эше ошый.

Өлкәнрәк кеше исә автобуста йөрүне сагына. Беренчедән, бәясе кулай, икенчедән күпме кеше белән аралашасың, дөнья хәлләрен беләсең.
– Уйлап карагыз: без 30 чакрым барган өчен автобуста 60 сум түләргә тиеш. Ә таксилар шул арага 600 сум сорый. Ун мәртәбә артык түләп йөргәнче, Кукмарага биш барып кайтам мин, – ди Наҗия Сәйфуллина. – Таксистлар акчаны элек тә каерып ала иде. Бервакыт кызымның елап кайтканы булды. Бер таксист 400 сум дип утыртып алып киткән дә, башка пассажирлар төшеп калгач, безнең авылга барасы килмичә, тагын акча сораган. Юк, дигәч, юл кырыенда төшереп калдырган иде. Таксиларның хәзер дә бәяләре кыйммәт. Кычкыртып талыйлар. 30 чакрым арага 3 литр бензин җитә бит. Димәк, такси бәясе бу кадәр булырга тиеш түгел. Авылларда яшьләр калмады инде, ә өлкәннәргә автобус кирәк! Аларны бетерсәләр, ни буласын күз алдына да китерү кыен.

Аяк чалсалар – эш туктый

Кукмара районының автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Фатыйхов, әгәр такси хезмәтен кулланучылар артса, автобусларга бөтенләй эш калмаячак, ди.
– Авылларга йөрүче автобуслар элек күп иде. Халык та йөрде. Аларның расписаниесын да электричка килгән вакытка туры китерә идек. Соңга калса, автобуслар килгәнен көтә иделәр. Кайчак бар кеше сыймый да иде әле. Хәзер пассажирлар кимеде. Күбесенең үз машинасы бар. Хәтта авылдан йөртүчеләр дә барлыкка килде. Һәр авылда таксист булып йөрүчеләр бар. Әлбәттә, таксист куйган бәяне дүрт кешегә бүлгәч, алай күп чыкмый. Хәтта шәһәр эчендә дә берләшеп машина белән йөриләр. Без исә пассажирларыбызны югалтабыз, – ди ул. – Бүгенгә Кукмара автовокзалыннан авылларга алты маршрут йөри. Дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә икешәр рейс йөрсә, атна ахырында өчәр тапкыр да юлга чыгалар. Юл бәясен бер чакрымга ике сумнан исәплибез. Шәһәр эчендә исә билет бәясе – 24 сум. Маршрут автобусларында кондукторлар да эшли.

Нияз Фатыйхов автотранспорт хуҗалыгында эшләүчеләргә җиңел түгеллеген яшерми. Бердән, аларның өлешенә керүче таксистларны берни эшләтә алмыйлар. Такси дип аталса да, рәсми рәвештә теркәлмәгәннәр. Аның каравы теләсә кая алып баралар. Хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка да чыгып караганнар. Әмма нәтиҗәсе юк. Кеше төягән машиналарны туктатсаң да, алар янәшәдәге кешеләрне туганнарыбыз дип әйтә икән. Икенчедән, дәүләттән ярдәм юк. Ничә ел рәттән “Авыл маршруты” программасына эләгә алмыйлар, ди. Шәһәр эчендәге бәяне дә кешедән акча сорап йөрмәс өчен арттырдык, ди.

Татарстанда “Авыл маршруты” программасы 2018 елдан бирле гамәлдә. Сүз автотранспорт оешмаларына өч елга бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәме турында бара. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Наилә Клевлеева әйтүенчә, элек бу акчаны министрлык аша алсалар, хәзер авылларга йөрүче автобус хуҗалары ярдәмне районнардагы башкарма комитетлар аша ала икән. “Без бу хакта белмибез. Бернинди дә хисап алып бармыйбыз. Акча бирелә, районнар үзләре хәл итә”, – диде ул.

“Зыянга эшләсәк тә, зарланмыйбыз”

Редакциягә Әлки районының Базарлы Матак авылыннан еш шалтыраталар. Алар зур шәһәрләргә йөртүче автобус юклыктан зарлана, авылларга йөрү турында сүз дә юк инде. Районда автотранспорт хезмәте күрсәтүче оешма гомумән юк икән. Казанга йөрүче автобус Нурлаттан килә. Мәктәп укучыларын да алар йөртә. Нурлат автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Идрис Кәримов, хезмәт күрсәтү өчен әлегә кадәр дәүләттән бирелүче субсидияне алган юк, ди.

– Үзебезгә зыянга булса да эшлибез. Әйтик, Нурлаттан 55 чакрым ераклыкта урнашкан Тимерлек авылы иң озын маршрут булып санала. Анда автобус атнага алты тапкыр бара. Көнгә өч тапкыр йөриләр. Билет бәясе 55 чакрым өчен – 101 сум. Маршрут 19 авыл аша уза. Рейслар санын икегә калдыру фикере дә бар иде. Әмма халык сорый, – ди Идрис әфәнде. – Дәүләттән субсидия алып булмасмы дип документлар тапшырган идек. Тик бер хата аркасында аңа эләкми калдык. Киләсе елга тагын катнашырга исәп.

Идрис Кәримов әйтүенчә, алган очракта ярдәм суммасы җитәрлек. Моның өчен һәр оешма үз чыгымнарын исәпләп бирергә тиеш икән. Күрше районнарда моның өчен 3-4 миллион сум акча алучы да бар икән.

“Автобус көтәсе килми”

Мамадыш районында автобуслар өч маршрут буенча йөри.
– Никифирово, Югары Сон, Берсут авылларына автобуста кайтучылар бар әле, – ди район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Радик Сибгатуллин. – Тик елдан-ел эшләү авырлаша. Машиналар күбәйде. Авыл саен таксилар бар хәзер. Шуңа да берәүнең дә автобус көтәсе килми. Таксистлар да оста эшли. Башта юл бәясен безнекеннән беразга киметеп куялар. Шуннан соң халык аларга күчә. Безгә йөрүче булмагач, маршрутны туктатырга туры килә. Ә аннары алар шалт итеп бәяне күтәреп куя.

– Безнең авылда район үзәгенә йөрү проблемасы юк. Һәр хуҗалыкта диярлек машина бар. Юк икән, авылда берәрсе сүз тыңлап алып барып кайта, – ди Катмыш авылында яшәүче Гөлмирә Нәкыйпова.

Укучыларыбызның да район үзәгеннән авылга ничек кайтып йөрүләрен белештек. Апас районындагы укучыларыбыз әйтүенчә, алар автобуслар белән бернинди проблема да сизмиләр. Карамасыр авылында яшәүче Альбина Бәширова: “Үзем машинада йөрсәм дә, авылдашларның күбесе автобусны сайлый”, – диде.
– Гаиләбез белән Казаннан күченеп кайттык. Чынлап та, район буенча автобуслар йөреп тора. Авылыбыз юл буенда гына. Казаннан килүчеләре дә безнең янда туктый. Апастан Акхуҗага баручылар да авылыбыз аша уза. Автобус авылга иртәнге алтыда килә, 8 тулганчы район үзәгендә буласың, көндезге бердә кире кайтырга чыгалар. Ярты көн дигәндә бар эшеңне бетереп кайтып була. Автобус көн саен йөри, – диде ул.

Яшел Үзәндә яшәүче даими укучыбыз Дилбәр Дәминова да, автобус йөрүдә проблемалар юк, ди. Тик менә кунакка баргач, Лениногорск шәһәрендәге хәлләргә борчылып кайткан.

– Анда шәһәр үзәгеннән авылларга йөрүче автобуслар булса да, шәһәр эчендә йөрүчеләре юк икән. Такси йөртә. Бер тукталыш өчен 50 сум акча сорыйлар. Монысына бик гаҗәпләнеп кайттым. Үземнең туган ягым Арчада да бар да яхшы. Безнең Айван авылына районнан автобус көн дә килә, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Арча районының башкарма комитетында әйтүләренчә, “Авыл маршруты” программасы эшли.

– Иң элек халыктан кайсы якларга автобус маршруты кирәклеге хакында белештек. Аннан соң ихтыяҗ булган якка автобуслар йөртә башладык. Субсидияне хезмәт күрсәтүгә карап бүлеп бирәләр. Моның өчен транспорт оешмасы җитәкчеләре тиешле документлар белән район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, – дип җавап бирде җирле түрә.

Гыйнвар ахырында узган еллык коллегиядә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин “Авыл маршруты” программасының вакытын озайтырга кирәклеге хакында чыгыш ясады. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән авылларга йөрүче маршрутларга субсидия бирү программасы тормышка ашырыла. Узган ел республиканың 28 районында 129 авыл маршруты оештырылды”, – диде ул. 2020 елга исә 123 маршрут билгеләнгән. Барлык автобуслар да “Глонасс+112» системасына кушылган.
Татарстанда 41 пассажирлар йөртү оешмасы бар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү