Лилия Сәлахетдинова: «Аллаһы Тәгалә ишеткән, күрәсең, мин балага уздым»

“Бәллүр кыз”, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева) язмышын газета укучыларыбыз күзәтеп бара. Безнең газетада аның шигырьләре дә басылды, язмышы да сөйләнде.

Сөбһаналла, Лилиянең бөтен хыяллары тормышка аша бара. Ул кияүгә чыкты, “Беренче канал” тапшыруында тулы гаилә өчен балалар йортыннан сабый алырга теләүләре турында сөйләде. Күрәсең, бу теләк фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер, диде безгә Лилия:

– Безнең үзебезне тулы канлы гаилә итеп тоясыбыз килде. Шуңа бала алырга дип ниятләгән идек. Аллаһы Тәгалә моны ишеткән, күрәсең, мин балага уздым. Моның бердәнбер мөмкинлек икәнне аңлыйм. Сәламәтлегем куркыныч астында икәнне дә беләм. Үзем таба алмаячакмын, билгеле. Аллага тапшырдык инде. Мин хастаханәдә әле. Табиблар тикшерәләр, ярдәм итәбез дип торалар. Сезнең инде фатир буламы дип тә сорыйсы киләдер. Ул мәсьәлә буенча да йөри башлаган идек. Бәлкем ипотека алырга булышырлар. Сүз дә юк, сабыйны үз оябызга алып кайтасы килә. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте киң, шатлыкларыбыз дәвамлы булсын.

Без хәзер шуның белән яшибез. Безне догадан калдырмагыз, зинһар!

 


Фикер өстәү