Россиядә хезмәт хакы артачак

Быел илебездә хезмәт хакы уртача 2,5 процентка артачак. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тикшеренүендә шулай диелгән.

Бу җәһәттән иң зур үсеш  – Татарстанда (3,4 процент), Якутия һәм Ленинград өлкәсендә (3,2шәр процент), Ямал-Ненец автономияле округы һәм Пенза өлкәсендә (3әр процент) фаразланыла. Ә хезмәт хакының иң аз дәрәҗәдә үсүе Приморье краенда (1,4 процент) көтелә. Инде хәбәр ителгәнчә, узган елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең (кече эшмәкәрләрне дә кертеп) уртача хезмәт хакы 36,5 мең сум тәшкил итә. Алдагы елдагыга караганда 6 процентка күбрәк бу.


Фикер өстәү